Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

3 февраль: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

3 февральдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Илдә 1920 елда СССРда Дәүләт хәзинәләрен саклаугыч төзелә. 1925 елны СССРның Зур театры сәхнәсеннән беренче тапкыр А.П.Бородинның "Князь Игорь" операсы радиодан тапшырыла. Шул көннән башлап Мәскәү театрларыннан  спектакльләр  радио аша hәрдаим тапшырыла башлый. Дөньяда 1809 елны күренекле немец композиторы Феликс Мендельсон туа. 1826 елны композитор Шекспир пьессасына увертюра яза, нәкъ менә шунда аның данлыклы "Туй маршы" керә. 1933 елны Кембриджда Петр Капицаның лабораториясе ачыла. 1920 еллар башында күренекле рус галиме Петр Капицаны Англиягә Кембридж университетына стажировкага җибәрәләр. Мондагы ачышлары галимне бөтен дөньяга таныта. 1966 елны «Луна-9» совет станциясе дөньяда беренче булып Айга төшеп утыра. Туган көннәр Фатих Хөсни, тулы исеме Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов — язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург. Фатих Хөснетдинов 1908 елның 3 февралендә Русиянең элекке Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Саба районы) Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң яңа ачылган совет мәктәбендә ала. 1924-1929 елларда Казандагы М.Вахитов исемендәге ун сыйныфлы күргәзмә-тәҗрибә мәктәбендә укый. Шунда укыганда каләм тибрәтә башлый/ 1936 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ватан сугышыннан соңгы елларда Ф.Хөсни үзенең проза остасы буларак иҗади йөзен билгели торган күләмле әсәрләрен — «Җәй башы» (1950), «Авыл өстендә йолдызлар» (1953), «Җәяүле кеше сукмагы» (1957), «Утызынчы ел» (1962), «Гыйльмениса һәм анын күршеләре» (1968), «Мәйдан» (1970), «Алтын эзләүчеләр» (1973), «Без яшь идек» (1975), «Картая белмәс картлык» (1977) кебек психологик пландагы повесть һәм романнарын иҗат итә. Катлаулы тормыш мәйданында төрле язмыш кичергән кешеләрнең эчке дөньясына тирән үтеп кереп, аларның көнкүрешен, уй-хыялларын, шатлык-кайгыларын, өмет-теләкләрен заманның тарихи-иҗтимагый вакыйгалары фонында үз каләменә хас психологик нечкәлек белән сәнгатьчә гәүдәләндергән бу әсәрләр илленче-җитмешенче еллардагы татар прозасының җитди казанышлары исемлегендә лаеклы урын биләп торалар. «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм шул исемдәге китапка кергән бер төркем сайланма хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ул озакка сузылган каты авырудан соң 1996 елның 19 маенда Казанда вафат була. Тавил Хаҗиәхмәтов (Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов) – рәссам, Татарстан Республикасы Дәүләт флагының сурәте авторы , Габдулла Тукай бүләге иясе. 1936 елның 3 февралендә Татарстан АССРның Саба районы Йосыф-Алан авылында туган. Казан сәнгать училищесын (мәктәп) (1957), И. Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтының графика факультетын (Таранов М.А. сыйныфы) (1963) тәмамлый. Милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләренә таянып эшли,аны үз иҗаты белән баета. Агачка уеп гравюра ясау ысулын камилләштерә. Кол Гали иҗатын халыкка кайтаруда хезмәте бәһасез. “Халык әйтсә хак әйтә”, “Йосыф-Зөләйха” шәлкемнәре чын халыкчан булулары белән аерылып тора. Ул бизәгән китаплар күп еллар Татарстан китап нәшриятының йөзе булып тора. 2007 елны вафат була. Фирдүс Тямаев – популяр эстрада җырчысы, автор-башкаручы. Тямаев Фирдүс Фәрит улы 1983 елның 3 февралендә Октябрь районы, Түбән Норлат авылында туган. 9 нчы классны тәмамлагач, 1998 елда Лениногорск шәһәрендә музыка училищесына укырга керә. Баян бүлегендә бик яратып укый, көйләр яза башлый, КВНда катнаша, беренче урыннар алалар. Соңгы курсны тәмамларга 6 ай калгач, 8 октябрь 2001 елда әтисе вафат була. Укуын тәмамлагач, шул ук елны Азнакай шәһәренә күчеп китә. Шул шәһәрдә 4 ел эшли һәм 40 ка якын көй яза. 2005 елда кире туган ягына кайтып китә. Группа җыя, төрле артистлар белән гастрольләргә йөри башлый. Татарстан, Башкортстан, Самара, Сембер өлкәләре шәһәр-авылларында, Мәскәүдә концертлар куя. Нәфисә Хәйруллина (Нәфисә Шамил кызы Хәйруллина) – драма актеры, Камал театры артисты. 1988 елның 3 февралендә Казанда туган. Әнисе - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Фирдәвес Хәйруллина. Әнисе кызын тәрҗемәче яисә табиб итеп күрәсе килсә дә, Нәфисә 14 яшендә артист булырга карар кыла. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә, параллель рәвештә Камал театрында дәресләр ала. Әнисе вафат булгач, әнисенең сеңлесе Мәйсәрә апа гаиләсендә яши. 2008 елдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев