Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

29нчы ноябрь көне тарихта нинди вакыйгаларга бай?

29 ноябрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньсында:

1991 елда Татарстан Республикасының Дәүләт байрагы ТАССР Югары Советы тарафыннан кабул ителгән. Аның төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел – яз, яңарыш; ак – сафлык төсе; кызыл – җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы – рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.

Россиядә:

1783 елның 29 (18) ноябрендә Россия Академиясе утырышында Россия мәгарифенең иң белгеле шәхесләреннән берсе Екатерина Дашкова язуда диграф “iо” урынына бер “ё” хәрефен куллана башлауны тәкъдим иткән. Бүген Россияда “Ё” хәрефе көнен билгеләп үтәләр.

1941 елда партизан Зоя Космодемьянская үлемгә хөкем ителгән. Бөек Ватан сугышы елларында, 1941 елның 18 ноябрендә П.Проворов һәм Б.Крайнов диверсия отрядларына дошман тылында урнашкан 10 торак пунктны юкка чыгарырга дигән боерык килгән. Аны тормышка ашыру хәрәкәтендә Зоя Космодемьянская да катнаша. 28 ноябрьдә ул кулга алына һәм асып үтерелә. Батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә.

Туган көннәр:

Йосыф Акчура (Йосыф Хәсән улы Акчурин) – күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милли хәрәкәте идеологларының берсе.

Ул 1876 елда күренекле Сембер фабриканты Хәсән Акчурин гаиләсендә туган. Әтисе вафат булганнан соң, фабрикалары бурычка баткан. Себергә сөрү белән куркытылган әнисе Бибикәмәртбану улын алып, 1883 елда Төркиягә качкан.

Йосыф Акчура Истанбул шәһәрендә мәктәпне тәмамлагач, 1892-1896 елларда Harbiye mektebi хәрби мәктәбендә укып, лейтенант дәрәҗәсен алган. 1896 елда ул Төркиядә Генераль штаб каршындагы югары хәрби уку йортына укырга кергән, әмма яшерен “Яшь төрекләр” хәрәкәтенә тартылып, 1897 елда кулга алынган һәм үлем җәзасына хөкем ителгән. Соңрак җәза сөргенлек белән алыштырылган.

1903 елда Йосыф Акчура Россиягә кайткан. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә тарих укыткан, “Казан мөхбире” газетасы баш мөхәррире булып эшләгән. 1912-1913 елларда Балкан сугышында катнашкан. 1908 елда Төркиягә китәр алдыннан, “Вакыт” газетасында теоретик эчтәлекле “Тел сугышы”, “Милли мәдрәсәләр һәм әдәбият”, “Мәдрәсәләрдә тарих дәресе укыту турында”, “Мәдрәсәләр һәм гарәп теле” мәкаләләрен бастырган. Аның язмалары ХХ гасыр башы татар милли мәктәбен киләчәктә реформалау юлларын билгеләргә омтылып язылган. 1916-1917 елларда “Кызыл Ай” җәмгыятенең Германиядәге мөселман-төрки әсирләр арасындагы илчесе, 1919-1923 елларда кәмаллылар революциясе ягында көрәшкән. 1925-1933 елларда – Анкара хокук мәктәбендә, 1933-1935 еллар арасында Истанбул университетында укыткан. Галим 1935 елның 11 мартында вафат булган һәм Әдернәкапы зиратында күмелгән.

Маннур Талип улы Саттар – күренекле татар сатирик-шагыйре, язучы-фронтовик, Язучыларның һәм публицистларның халыкара ассоциациясе (МАПП) әгъзасы.

Маннур Саттаров 1920 елда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Абыз авылында (Абзавыл) крестьян гаиләсендә туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен” һ. б. медальлар белән бүләкләнгән.

1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлаган. 1952-1954 елларда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән.

Рус шагыйрьләре Геннадий Паушкин, Анатолий Колесников, Анатолий Мелузников, Борис Железнов, Леонид Топчий һәм бүтәннәр тәрҗемә иткән шигырьләре шулай ук “Чаян” журналында, “Советская Татария” газеталарында басылган.

Беренче китабы "Мылтыклы шүрәле" Татарстан китап нәшриятында 1982 елда дөнья күрә. Ул Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып тормаган. 2009 елдан Язучыларның һәм публицистларның халыкара ассоциациясе (МАПП) әгъзасы булган.

Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев