Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанның яңа урамында Сөембикә ханбикә исеме мәңгеләштереләчәк

Элегрәк “Татар-информ” агентлыгы Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (ВТОЦ) Казан мэры Илсур Метшинга шәһәрнең үзәк Бауман урамын «соңгы татар ханбикәсе Сөембикә» хөрмәтенә үзгәртү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итүе турында язып чыккан иде. Фәүзия Бәйрәмованың татарча язылган мөрәҗәгатенә Казан шәһәре Башкарма комитетының топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева җавап биргән. Хатта язылганча, шәһәр урамнарының атамалары тарихка бәйле, шуңа күрә комиссия Казан шәһәренең тарихын үзгәртергә омтылмый. Моннан тыш, урам исемен үзгәртү зур авырлыклар тудыра, диелә. "Юридик затлар норматив һәм финанс документларын яңадан ясатырга, физик затлар яшәү урынында яңадан теркәлергә һәм документларын алыштырырга тиеш булачак. Бу финанс чыгымнарга китерә, ә моның белән халык килешми", дип язылган хатта. Урамнарның атамалары анда яшәүче кешеләрнең теләге белән генә алыштырылырга тиеш, дигән юллар да бар. Нәтиҗәдә, Людмила Андреева Бауман урамын Сөембикә урамына үзгәртүне кирәк, дип тапмый. "Сөембикә ханбикә исеме Казанның яңа урамында яки скверында мәңгеләштереләчәк", - ди Андреева. Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова июнь аенда Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга рәхмәт белдерелгән һәм Татарстан башкаласы Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителгән иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев