Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ирек Шәрипов Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде

Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ирек Шәрипов Россия халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Бу хакта Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә Бу Мәскәүдә узган Россия халыклары Ассамблеясе Советының киңәйтелгән утырышында билгеле булган. Утырышта Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе лидеры Тимур Кадыров катнашкан иде. Утырышта шулай ук Россия халыклары Ассамблеясе Советы әгъзалары, «Мы-Россияне» Россия халыклары Яшьләр Ассамблеясе әгъзалары, федераль һәм региональ хакимият органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, федераль милли-мәдәни автономия һәм берләшмәләр җитәкчеләре, экспертлык берләшмәсе вәкилләре дә катнашты, дип ачыклык кертә матбугат үзәге. Утырыш ачылышында Россия халыклары Ассамблеясе рәисе Светлана Смирнова VII Россия халыклары Съездына һәм I Евразия халыклары Ассамблеясе Съездына нәтиҗә ясаган. Моннан тыш Светлана Смирнова сүзләренчә, Россия Президентына Россия халыклары Ассамблеясенә иҗтимагый-дәүләт статусы бирү буенча мөрәҗәгать тә әзерләнгән.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев