Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

29 компания "Иннополис" икътисади зона резиденты һәм партнеры булды

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Иннополис үсеше мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмәдә әйтелде.

Шулай ук Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – төбәкнең мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчеләре Альберт Нафигин һәм Ләйлә Фазлыева, республиканың ведомоство һәм министрлык җитәкчеләре, Иннополис шәһәре җитәкчелеге һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә катнашучылар «Иннополис» махсус икътисади зонасының резидентлар белән эш мәсьәләсен, торак төзелеше һәм юл-транспорт инфраструктурасын җәелдерү, Иннополис Университеты үсеше һәм башка мәсьәләләрне карады.

Роман Шәйхетдинов хәбәр итүенчә, быелның тугыз ае эчендә 27 компания «Иннополис» махсус икътисад зонасы резиденты һәм партнеры булган. Ел ахырына кадәр әлеге күрсәткечне икеләтә арттырырга – 50гә җиткерергә ниятлиләр.

Төп компанияләр булып «Сбербанк-Технологии» ( ИТ-эшләнмәләрнең төбәк үзәге), «Лаборатория Касперского» (сәнәгать кибериминлеге үзәге), «Яндекс» (төп эзләү битен эшләү), «Россети» (ИТ- энергосектор эшләнмәләре) һәм башкалар тора.

Иннополис мэры Егор Иванов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә ИТ-шәһәрдә 2463 кеше яши, шулар арасында 300дән артык бала үсеп килә. Барлыгы 840 фатирлы 16 торак йорт төзелгән. Шәһәр халкы өчен уңайлыклар тудырылган, аптека, матурлык салоны, туристлык агентлыгы, кибетләр, автомобиль юу урыны һәм башка хезмәтләр һәм сервислар булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов торак мәсьәләсен аерым контрольдә тотуны йөкләде, шулай ук арендалы торак төзелешенең мөһимлеген искә төшерде. «Арендалы торак – Иннополиста киләчәктә яшәячәк кешеләр өчен куәтле магнит ул. Әмма бу вакытлы күренеш кенә булмаячак: андый типтагы фатирларга киләчәктә ихтыяҗ зур булачак», –диде ул.

Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин үз чиратында бүгенге көндә вузда 600 студент белем алуын өстәп әйтте. Киләсе елга аларның саны 900гә кадәр җитәр дип планлаштырыла. Профессорлар составында 80 укытучы бар. 13 тикшеренү лабораториясе һәм ике үзәк эшли. Шулай ук ул Россиянең әйдәп баручы компанияләре белән берлектә университетта гамәлгә ашырылучы фәнни-тикшеренү проектлары турында сөйләде.

ТР Президенты студентларның артуы белем бирү дәрәҗәсе сыйфатына тәэсир итәргә тиеш түгеллегенә игътибарны юнәлтте. Университет директоры вузга студентларның шактый катгый критерийлар буенча сайлап алынуын әйтеп үтте. Мәсәлән, быел абитуриентлар өчен уртача БДИ баллары 85 проценттан артык булган.

Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга Казанның юлдаш шәһәрендә урнашкан мәгариф оешмалары һәм Медицина үзәге эшчәнлеге турында хәбәр иттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев