29 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

29 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 1955 Жигули ГЭСының (хәзер Кубышев) кулланышка беренче агрегаты тапшырыла. Бу вакыйга Татарстан АССРының шактый өлешен су басуга китерә. Иң зур зыянны Лаеш, Куйбышев (хәзерге Спас) һәм Алексеевск районнары кичерә. ГЭСны төзү 1950 елда башлана һәм 1957 елда тәмамлана. 1972 елда СССР Югары Советының Президиумы карары нигезендә Татарстан АССР Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1976 елда КамАЗ йөк машиналарын серияле җитештерә башлый. Бу вакытка заводта инде 5 мең йөк автомобиле конвейердан чыга. 1976 елның декабрендә бер көнгә 34 автомобиль җитештерелә. Россиядә: 1768 елда Екатерина II Россиядә кулланышка беренче тапкыр кәгазь акчаларны кертә. 1791 елда Госманлы империясе белән Яссы тынычлык килешүе төзелү нәтиҗәсендә Кырым Россия империясе составына керә. 1959 елда Хрущев авыл җирләрендә, шәһәргә охшатып, күпкатлы йортлар төзү турында программа тәкъдим итә. Бу “өметсез авылларны” юкка чыгару максатында эшләнсә дә, белгечләр фикеренчә, авылларга зыян салуга китерә. 1991 елда Әзербәйҗанда үткән референдумда халыкның 99 проценты республиканың суверенлыгы өчен тавыш бирә. 2013 елда Волгоград тимер юл вокзалында шартлау булды. Террористлык акты нәтиҗәсендә 18 кеше вафат булды, 45е яраланды. Дөньяда: Бүген Бөтендөнья биотөрлелекне саклау көне. Монголиядә Милли азатлык көне. 1991 елда Ислам Кәримов Үзбәкстанның беренче Президенты булып сайлана. 1998 елда кызыл кхмерлылар 1970 елларда булган геноцид өчен гафу үтенә. Бу фаҗига нәтиҗәсендә Камбоджада (ул вакытта Кампучия) 1 миллион кеше вафат була. Туган көннәр: Шәһит Әхмәдиев (1888-1930) – татар язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе.  Татарстанның хәзерге Чистай районы Татар Ялтаны авылында туа. Шәһит Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, 1917 елга кадәр языла. 1921 елда Урта Идел буенда ачлык башлангач, Шәһит Әхмәдиев халык мәгарифе комиссары итеп билгеләнә. Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство остаханәләре ачу, эшче-крестьян дәүләте өчен белемле кадрлар әзерләү буенча оештыру эшләре алып бара. 1930 елның 12 августында Казанда вафат була. Нәкый Исәнбәт (1899-1992) – татар язучысы, шагыйрь, драматург, галим-филолог һәм фольклорчы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты һәм Татарстанның халык язучысы. Башкортстанның Салават районы Малаяз авылында мулла гаиләсендә туа. 1914-1916 елларда, Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда, «Аң» һәм «Сөембикә» журналларында поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга. Соңрак гомере буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»). Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» һәм башка шигырләре җыр булып яңгырый. 1941 елның июнендә Мәскәүдә узасы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы программасына Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм «Идегәй» спектакльләре премьерасын әзерлиләр. «Идегәй» трагедиясе Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының 1944 елда Татарстанда идеология эшенең торышына, әдәбиятка һәм сәнгатькә багышланган махсус карарында бу әсәргә «зарарлы» дигән мөһер сугыла, һәм ул куярга да, бастырып чыгаруга да яраксыз табыла. Нәкый Исәнбәтнең драма әсәрләре: «Хуҗа Насретдин», «Җирән Чичән һәм Карачәч сылу», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил». Ул шулай ук А.С. Пушкин, Мольер, Низами, Шекспир әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә. Туган әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Нәкый Исәнбәткә Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм Татарстанның Халык язучысы дигән исем бирелә. Нәкый Исәнбәт 1992 елның 12 сентябрендә Казанда вафат була. Зәкия Туишева – театр артисты, режиссёр, 1951-1976, 1990-1994 елларда Әлмәт татар драма театры режиссёры, баш режиссёры. ТАССР халык артисты. Зәкия Хафиз кызы Туишева 1919 елның 29 декабренда Куйбышев өлкәсе (хәзерге Самара өлкәсе Чаллыбаш районы) Зәет авылында туа. Сугыш башлангач, шәфкать туташлары әзерли торган кыска вакытлы курсларны тәмамлап, фронтка китә. Кызыл Йолдыз ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби уңышлар өчен» медале, «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Әлмәткә 1951 елда килә. Анда төрле жанрдагы 38 спектакль куя. 1990 еллардагы үзгәртеп кору чорында З. Туишеваны Әлмәт театрына баш режиссёр итеп чакыралар. Башкарган рольләре: Машенька - «Машенька» А.Афиногенов, Анна - «Урланган бәхет» И. Франко, Кручинина – «Гаепсездән гаеплеләр» А.Островский, Гайнавал – «Ташкыннар» Т. Гыйззәт, Әлфинур - «Яланаяклы кыз» А. Гыйләҗев, Тулганай - «Анам кыры» Ч. Айтматов, Тәңкәбикә – «Ай тотылган төндә» М. Кәрим. Куйган спектакльләре: «Тирән тамырлар» А. Дюссо (дебют), «Законлы никах белән» Ә. Атнабаев, «Чаткылар» Т. Гыйззәт, «Диләфрүзгә дүрт кияү» Т. Миңнуллин, «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал, «Шаян яшьлек» И. Абдуллин, «Трибунал» А. Макаенко, «Сөюең чын булса» Х. Вахит, «Яшь йөрәкләр» Ф. Бурнаш, «Әхмәдигә дүрт әби» Ф. Бүләков, «Банкрот» Г. Камал, «Татар хатыны ниләр күрми» Г. Ибраһимов. 1969 елда ТАССР халык артисты мактаулы исеме бирелә. Гатаулла Минаев (1919-1982) - Советлар Союзы герое. Гатаулла Мирзаһит улы Минаев (тәрбиягә алган ата-анасы биргән исеме русча Николай Сергеевич Орлов)  Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Актаныш районы) Зөбәер авылында туа. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, ата-анасы белән Ленинград өлкәсе Колпино шәһәренә күчеп китә. Ятим калып, Орловлар гаиләсендә тәрбияләнә, аларның фамилиясен ала. 1941 елның июненнән фронтта. Киев тирәсендәге сугышларда әсир төшә, ләкин аннан кача. 1942 елның февраленнән - Украинаның Сумы өлкәсендә «Ватан өчен» партизан отрядында. 1943 елдан Украинаның Ровно өлкәсе партизан берлегенең шартлату төркеме җитәкчесе. Минаев җитәкчелегендәге төркем 20 дән артык хәрби-диверсия һөҗүме оештыра, дошманның йөздән артык эшелонын юкка чыгара, дүрт тимер юл күперен шартлата. 1944 елдан Ровно шәһәрендә яши һәм эшли. 1982 елның 29 сентябрендә вафат була һәм шунда җирләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: