Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Финляндия татарлары "Сүрәләр һәм догалар II" дигән китап бастырып чыгарган

Бу хакта “Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил хәзрәт Беляев хәбәр итте.
"2013 елда оешмабыз тарафыннан балаларыбызны укытыр өчен “Сүрәләр һәм догалар I” китабы бастырылган иде, ди Рамил хәзрәт. – Китапка Коръәннең кыска сүрәләре һәм намазда кулланылган догалар кертелде. Басманы Финляндиядә яшәүче бөтен милләттәшләребезгә өләшергә карар чыгарылды. Халкыбыз китапны яхшы каршы алды. 2015 елда китап латин хәрефләреннән кирил хәрефләренә күчерелде. Россиядә яшәүче мөселман кардәшләребез өчен Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте җитәкләгән “Медина” нәшриятында бастырылды. Төрле төбәкләрдә дини укытуда кулланышка алынды. Беренче китапны эшләгәндә үк инде, икенчесен бастырырбыз, дип ниятләп куйган идек”.
1
“Сүрәләр һәм догалар II” китабын  да Финляндиядә яшәүче татарлар көтеп алган.
“Икенче китапка халкыбыз еш укыган Йәсин, Әр-Рахман, Әл-Мүлк сүрәләре, кайбер сүрәләрнең аятләре һәм тормышта кулланылган төрле догалар кертелде. Мисал өчен, җеназа намазы догасы, ифтар һәм тәравих намазы догалары бар. Шулай ук халкыбыз Рамазан аеның соңгы көннәрендә укыган Әлвидә догасы һәм йокы алдыннан укыла торган Яттым йә Аллаһ дигән татар милләтенең үзенә хас булган догалар кертелде. Китапны эшләүдә мәхәллә җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтте. Аллаһ кабул әйләсен иде", – ди Рамил хәзрәт Беляев.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев