Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк

4 нче август көнне “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз тавышы белән яздырган аудио Коръән тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары - матбугат секретаре Рөстәм хәзрәт Батров хәбәр итте. Рөстәм Батров әйтүенчә, Коръәнне тулысынча яздыру өчен бик күп вакыт киткән. “Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөфтиләре арасында беренче Коръән хафиз. Һәм ул Коръәнне тулысынча бөтен кагыйдәләре белән яздырып укып чыкты. Эш барышын шәехлар, зур галимнәр тикшереп торды. Авазларны әйтү ягыннан хаталы урыннары булса, аны дөресләтеп бардылар. Аудио Коръән бөтен тәҗвит кагыйдәләре, мәкам буенча дөрес итеп эшләнелгән. Мөфтинең, дин белгеченең Коръәнне яздыруы Россия Ислам тарихында әле булганы юк иде. Моны тарихи вакыйга дип тә атарга мөмкин. Төрле мөфтиләрнең Коръәнгә кагылышлы китаплар язганнары бар иде. Коръәннең бер өлешен яздыручылар да булды. Ә мондый форматтагы тулы Коръән беренче мәртәбә тәкъдим ителә.” Аудио Коръән ике дискка яздырылган. Дисклар бушлай да тартылыр, сатуга да чыгарылыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев