Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

28 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

28 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 1859 елда Казанда телеграф эшли башлый. 1907 елда цензурага тикшерүгә Габдулла Тукайның беренче җыентыгы тапшырыла. 1966 елда Зәйдә шикәр заводы эшли башлый. Быел завод 50 еллык юбилеен бәйрәм итә. Россиядә: 1708 елда Мәскәүдә беренче дөньяви календарь чыга. Россия Федерациясе һәм Калмыкия Республикасында калмык халкының 1943 елгы депортациясе корбаннарын искә алалар. Шул елны Калмык АССРыннан 91919 калмык депортацияләнә. 1973 елда Парижда Александр Солженицынның «Архипелаг ГУЛАГ» китабы беренче тапкыр нәшер ителә. Дөньяда: 1895 елда алман физигы Вильгельм Рентген үзенчәлекле нурланыш күренешен күзәтә. Соңрак ул рентген нурланышы дип атала. 1895 елда Париждагы Капуцинлылар бульварында «Гран-кафе» һинд салонында «Люмьер туганнар синематографы» беренче фильм күрсәтә. Тамаша кылырга килүчеләр “Поезд килү”, “Эшчеләрнең фабрикадан чыгуы”, “Коендырылган су коючы” кыска метрлы фильмнарын карый. Шул уңайдан бүген Кинематографның туган көнен билгеләп үтәләр. 1908 елда Сицилия утравында җир тетрәү була. Мессина шәһәре җимерелә. 75 меңнән артык кеше вафат була. 1999 елда Сапарморат Ниязов Төрекмәстанның мәңгелек Президенты дип игълан ителә. Бүген Испаниядә көлке көнен бәйрәм итәләр. Туган көннәр: Осман Курмаев – галим-физиолог, биология фәннәре докторы (1950), Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе (1968). Осман Жамалетдин улы Курмаев 1903 елның 28 декабрендә Пенза губернасынын Саранск уезды Кривозерье волостенә караган Сырка авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Төп фәнни хезмәтләре нерв системасының һәм гумораль факторларның йөрәк эшчәнлеген көйләү механизмнарын өйрәнүгә багышланган. Шулай ук ул сугыш вакытында җәрәхәтләнүдән соң килә торган шок халәтен өйрәнә һәм аны дәвалау юлларын таба. Осман Җамалетдин улы Казан шәһәр советы, СССР Югары Советы депутаты, Азия һәм Африка илләре бердәмлеге комитеты әгъзасы буларак та җәмәгать эшләре белән шөгыльләнә. Ул 1981 елда вафат була. Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов – татар язучысы. Габдрахман Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә Пенза губернасы (хәзерге Мордва Республикасының) Иске Аллагол авылында туа. Габдрахман Әпсәләмов Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр үтә. Ул укучыга «Алтын Йолдыз» (1948), «Газинур» (1951), «Мәңгелек кеше», романнары аша таныш. «Сүнмәс утлар» (1958) романы өчен Габдрахман Әпсәләмовка Тукай премиясе бирелә. Шул ук елны ул язучы медицина хезмәткәрләре турында «Ак чәчәкләр» исемле яңа романын төгәлли. «Ак чәчәкләр»дән соң Габдрахман Әпсәләмов укытучылар хезмәтен һәм тормышын яктырткан «Яшел яр» исемле яңа роман иҗат итә, бик күп мәкаләләр, хикәя, повестьлар яза. Аның «Агыла болыт» романы Муса Җәлилгә һәм галим Гази Кашшафка багышлана. Габдрахман Әпсәләмов 1979 елның 7 февралендә Казанда вафат була. Әхмəт Сәдрәтдин улы Симай – татар шагыйре, журналист, Идел-Урал легионында фашистларга каршы яшерен оешмада катнашучы. Әхмəт Симай 1915 елның 28 декабрендә татар гаиләсендә Усть-Рахмановка авылында (Пенза губернасы) туа. Татар Иҗтимагый мәдәни үзәгендә әдәбият түгәрәгендә катнаша, анда Муса Җәлил белән таныша. Шул вакытта Муса Җәлил Мәскәүдә татар телендә үзәк басмаларны редакцияли, бу газетларда Әхмəт Симайның беренче шыгырьләре бастырыла. 1940 елда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1942 елда Әхмəт Симай очкычы бәреп төшерелә һәм ул фашистларга әсирлеккә төшә. Анда Әхмəт Симай "Идел-Урал" легионына эләгә, анда  фашистларга каршы яшерен оешмада катнаша. Фетнә планы уңышлы тәмамланган очракта, Әхмəт Симай Украина партизаннарына кушылырга тиеш була. Гестапо фашистларга каршы оешманың катнашучыларын ачыклагач, аларның барысы да тоткарлана. Дрезден шәһәрендә 1944 елның февралендә бу оешмада торучылар үлем җәзасына хөкем ителә. Әхмәт Симай фашистлар тарафыннан 1944 елның 25 августында Плёцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Аңа һәм башка Җәлилчеләр истәлегенә Казан үзәгендә Кремль янында хәтер барельефлары ачылды. Нариман Аитов – татар галиме, фәлсәфә фәннәре докторы (1967), профессор, РСФСР атказанган фән эшлеклесе. СССР заманындагы иң зур социологик лабораторияне оештыручы. Нариман Абдрахман улы Аитов 1925 елда Казанда дөньяга килә. Уфа авиация институтында Философия һәм фәнни коммунизм кафедрасын җитәкли. Кафедрасы каршында ул Башкортстан обкомының социологик эзләнүләр лабораториясен булдыра. Аитов лабораториясе беренчеләрдән булып статистик фәнни эзләнү методикаларын үзләштерә һәм аларны фәнни социологик практикада уңышлы куллана. Лаборатория белән СССР ФА Комплекслы социологик ээзләнүләр институты, Иҗтимагый фәннәр академиясе кебек оешмалар хезмәттәшлек итә. Нариман Аитов илнең абруйлы социологы буларак таныла. Ул авиация институтында көчле фәнни мәктәп булдыра. Аның кул астында 20 фән докторы һәм 60 кандидат әзерләнә. 1967 елда ул үзе дә докторлык эшен яклый. Ул 1999 елда вафат була. Нәбилә Вәлитова – балет артисты, педагог, балетмейстер. РСФСР халык артисты (1969). Нәбилә Габделхәмит кызы Вәлитова 1928 елның 28 декабрендә Башкорт АССР Бәләбәй кантоны (хәзерге Чакмагыш районы) Сыерышбаш авылында туа. Ленинград балет мәктәбен тәмамлый. Классик балетларда катнаша. 1971 елда беренче партиясе итеп, Валерияне («Тантана итүче сөю җыры» (Песнь торжествующей любви) М. Носырев - Д.М. Арипова) башкара. Башка партияләре: Одетта-Одиллия («Аккош күле» (Лебединое озеро) П. И. Чайковский), Aврора («Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. И. Чайковский), Зарема («Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев), Лауренсия («Лауренсия» А. Крейн), Раймонда («Раймонда» А. К. Глазунов), Жизель («Жизель» А. Адан), Джульетта («Ромео һәм Джульетта»), Франческа («Франческа да-Римини» П. И. Чайковский). 1969 елда РСФСР халык артисты, 1955 елда РСФСР атказанган артисты, 1981 елда «Хөрмәт билгесе» ордены, 2000 елда «Воронеж өлкәсе алтын фонды» премиясенә лаек була. 2006 елның 11 октябрендә Воронежда вафат булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев