Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

27 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

27 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 2001 елда Саескан Тавы авылы турысыннан Кама елгасы аша салыначак күпернең юлы җәелү уңаеннан тантаналы митинг узды. Күпернең гомуми озынлыгы 14 чакрым тәшкил итә, моңа Архаровка һәм Курлянка елгалары аша тоташтан салынган күперләр, эстакада һәм юл аермасы да керә. Күпернең беренче чираты 1992 елда төзелә башлый. Беренче эшләтеп җибәрү комплексы файдаланышка 2002 елның октябрендә тапшырыла, ягъни шушы вакыттан бирле күпер аша транспорт йөри. Икенче чиратын төзү эшләренә 2003 елның апрелендә керешәләр. Күпер комплексының икенче чираты 4,53 млрд сумга төшкән. Россиядә: 1929 елда И. Сталин “кулакларны класс буларак юк итү” эше барышында күмәкләшү сәясәтенә күчү турында игълан итә. 1917 елгы революциядән соң большевиклар хакимиятенең халыкны азык-төлек белән тәэмин итү эше авырлаша. Яшь дәүләтнең төрле урыннарында ачлык башлануы турында очраклар теркәлә. “Кулак хуҗалыкларына” карата алып барган эшчәнлек хәлне яхшы якка үзгәртми. Халыкта яңадан фетнә кабынып китүдән куркып, большевиклар  Яңа икътисади сәясәт (1921-1928) игълан итә. Шул сәбәпле илдә икътисади хәл бераз яхшыра, “кулак хуҗалыклары” сан ягыннан арта. 1920 еллар ахырына алар 1 миллионга якын була. Ләкин бу хуҗалыклар арту белән аңа Совет хакимияте тарафыннан басым да көчәя. Хакимият салган салымның зурлыгына риза булмаган “кулак”лар дәүләткә азык-төлекне түбәнрәк бәядән сатудан баш тарта башлый. Моңа җавап итеп, Совет җитәкчелеге хәлле крестьяннарны халык дошманы - “кулаклар” дип игълан итә һәм хуҗалыкларын күмәкләштерү сәясәтендә куллана башлый. Крестьяннарның йорт-җирләрен тартып алалар, ә үзләрен Себергә сөрәләр. Риза булмаганнарны репрессиялиләр. 1932 елда Үзәк сайлау комиссиясе СССРда паспорт системасы һәм мәҗбүри тору урынын билгеләү таләбен кертә. Ул вакытта кабул ителгән кагыйдә буенча паспортны шәһәрдә, район үзәкләрендә, Мәскәү һәм Ленинград өлкләрендә яшәүчеләр генә ала алган. Аны хәрби хезмәттә булганнар, инвалидлар һәм авыл кешеләренә бирмәгәннәр. 1917 елдан соң большевиклар паспортны патша чорыннан калган әйбергә санап, аннан баш тарта. Ләкин халыкны контрольдә тотуны яхшырту өчен Сталин вакытында ул кире гамәлгә кертелә. 1938 елда Социалистик Хезмәт герое мактаулы исеме булдырыла 1943 елда Калмык АССР юкка чыгарыла. Калмыкларны СССРның көнчыгыш районнарына депортацияли башлыйлар. 1943 елда Әстерхан өлкәсе булдырыла. 1987 еда Американың “Тайм” журналы Ел кешесе итеп Горбачевны сайлый. 1990 елда Россия Федерациясенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы булдырыла. 1995 елдан бу көн Россиядә Коткаручылар көе. 2001 елда Кизик монастырьдән калган диварлар Казан епархиясенә тапшырыла. Дөньяда: 1938 елда венгрлар Й. Ладисла һәм Г. Биро шариклы ручканы уйлап табучылар буларак пантент ала. 1831 елда Чарльз Дарвин “Бигль” корабына утырып, сәяхәткә чыга. Шуның вакытында ул үзенең эволюция теориясен төзи. Туган көннәр: Мифтахетдин Мөхәммәдъяр улы Акмулла – шагыйрь һәм мәгърифәтче. Татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән . Акмулла хәзерге Башкортстан Республикасы Бишбүләк районының Дүсән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Ул төрле урыннарда яши, эшли. Уку-язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә. Шулай ук җырлый, шигырьләр укый. Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән (1892, 1904, 1907 елларда). Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе – «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892). Ул 1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Златоустка барганда, Мияс заводыннан ерак түгел юлбасарлар тарафыннан үтерелә. Венера Шәрипова – җырчы (лирик-колоратур сопрано), Татарстан АССР (1964), РСФСР (1970) халык артисты. Венера Гәрәй кызы Шәрипова 1927 елның 27 декабрендә Үзбәкстан ССР Сөрхандәрья өлкәсе Широбад кышлагында (1973 елдан шәһәр) туа. 1950-1972 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли. 1981-1989 елларда Мәскәү, Ленинград, Рига, Сембер, Свердловск, Горький, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр буенча гастрольләрдә йөри. Опера һәм балет театрында 30дан артык төп партияне җырлый. Репертуарындагы татар («Тәфтиләү», «Илкәем», «Төймә», «Яшь гомер», «Башка берни дә кирәкми», «Кичке Казан», «Юллар», «Кошлар», «Сагынырман Уралтау буйларын», «Киек казлар китә», «Серле күзләр», «Киндер», «Син янымда», «Мин беренче чәчәкләрне эзлим» һ.б.), рус җырлары, классик әсәрләре (ария, романслар) белән Финляндия, Югославия, Төркия, Дания, Франция, Бөекбритания, Италиядә чыгыш ясый. 1956 елда Татарстан АССР атказанган артисты, 1964 Татарстан АССР халык артисты, 1970 РСФСР халык артисты мактаулы исемнәренә, «Хөрмәт билгесе» орденына лаек була. 1989 елның 8 декабрендә вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев