Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә ветеран язучы Фәйзи ага Галиевны хөрмәтләделәр

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов чакыруы буенча, үзенең каләмдәшләрен күреп аралашырга татар язучылары арасындагы соңгы сугыш ветераны, 92 яшьлек Фәйзи ага Галиев Казанга – Татарстан Язучылар берлегенә килде. Мөхтәрәм ветеран язучы Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында оештырылган бәйрәм концертын карады. Концертны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, юмор остасы, жырчы, композитор Алмаз Хәмзин әзерләгән иде һәм Тукай клубы сәхнәсенең бердәнбер артисты ул булды. “Без бүген солдат итеге белән Европаны атлап үткән бердәнбер язучыбыз Фәйзи аганы кунакка чакырдык. Шушы кешеләр безгә илебезне саклап калмаган булса, бәлки, без дә бүген шушы матур бинада утыра алмаган булыр идек”, – дип тәкъдим итте Данил Салихов Фәйзи Галиевны һәм аңа язучылар исеменнән яшел түбәтәй кидертте. Әтнә районының Түбән Шашы авылында яшәүче язучы Фәйзи Галиев каләмдәшләре янына бүләге – быел гына басылып чыккан "Тормышым – байлыгым" исемле яңа китабы белән килгән иде. “Менә бүген каләмдәшләремә яңа – алтынчы китабымны алып килдем. Ул авыл һәм аның киләчәге турында, – диде Фәйзи Галиев “Татар-информ” хәбәрчесенә бәйрәм кичәсе башланыр алдыннан. – Минем барлык китапларым да авыл халкы турында. Китапларымда авыл белән бәйле барысы да бар – авылымның гадәтләреннән башлап, колхозлашу-совхозлашулар, авылларны бүлү, аеру, тагын кушу, шулай итеп, авылны төрлечә миңгерәйтүләр, аннан ары банкротлаштыруларга кадәр... Мин 11 төрле газета-журнал алдырам, барысын да укып та барам, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдәрмен”. “Хатыным белән 61 ел бергә бик бәхетле яшәдек, ул юк инде, аны бик юксынам, аның белән бергә яшәгән чакларымны бик сагынып искә алам”, – дип өстәде Фәйзи ага. Ул улы белән килененең кайгыртуын, авылдашларының ихтирамын тоеп яшәвен әйтте. Казанга да аны ике улы озатып килгән иде. Илле ел колхоз рәисе булып эшләгән Фәйзи ага үзенең Тукай клубы сәхнәсендәге чыгышында бүгенге көндә актуаль булган темага – авыллар язмышына тукталды. Авылларның сакланып калуында җитәкче факторының да зур роль уйнавын мисаллар белән аңлатып узды. Кичә Алмаз Хәмзинның инде халык арасында популярлык казанган җырлары белән дәвам итте, шулай ук өр-яңа җырлар да яңгырады. “Салкын тидердем, концертны күчерерменме әллә дигән идем дә, Фәйзи ага киләсе булгач, тәвәккәлләдем инде”, – диде Алмаз Хәмзин концерт алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев