Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Tataristica" үзәгендә "Татар театры: югалту һәм табышлар" темасына фикер алышачаклар

Казан (Идел буе) федераль университетының «Tataristica» үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләрне дәвам итә. 17 май көнне киң җәмәгатьчелек «Татар театры: югалту һәм табышлар» темасына фикер алышачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгына проектның алып баручысы, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова. Казан (Идел буе) федераль университетта (Татарстан урамы 2 нче йорт, Актлар залы) узачак дискуссиянең төп спикерлары – Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Россия һәм  Татарстанның халык артисты, режиссер, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин, язучы, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким, драматург Мансур Гыйләҗев; сәнгать фәннәре докторы, профессор Гали Арсланов; филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Әлфәт Закирҗанов, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Садриев, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самерханов, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов; «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең драма секциясе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов. «Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла», – ди Гүзәл Сәгыйтова. Исегезгә төшереп узабыз, дискуссияләр агымдагы елның март аенда башланып киткән иде. «Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар» һәм  «ХХI гасыр һәм ТУКАЙ» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышлары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ай саен уздырырга планлаштырылган дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. 14 июньгә билгеләнгән алдагы дискуссия темасы – «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр».
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев