Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнехановка Кулланучылар җәмгыяте берлегенең юбилеенда автолавка бүләк иттеләр

Бүген Татарстан Кулланучылар җәмгыяте берлеге оешуга 100 ел. Шул уңайдан, Казандагы “Корстон” комплексында тантаналы чара булды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге үзәге җитәкчесе Дмитрий Зубов һ.б. рәсми затлар катнашты. Кунакларны комплекс ишеге төбеннән үк театральләштерелгән тамаша каршы алды. Аларга ярминкә күренешләрен тәкъдим иттеләр. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Зубов фойеда оештырылган күргәзмә белән танышты. Анда Татарстанның берничә районындагы район кулланучылар җәмгыятьләре үзләрендә җитештерелә һәм сатыла торган товарларны алып килгән иде. Күргәзмә белән танышу барышында Дмитрий Зубов татарстанлылар хезмәтенә югары бәя бирде һәм аларга тәкъдим ителгән ризыкларның барысы да натураль булуын билгеләп үтте. Тантана Татарстан Президенты чыгышы белән башланып китте. “Республиканың кулланучылар кооперацияләре тарихында яхшы эшләр шактый тупланды. Татарстанда кулланучылар җәмгыятенең мөһимлеген һәрвакыт аңладылар. Реформалар уздырылган кыен елларда да аны саклап калу өчен чаралар күрелде. Икътисади авыр шартлар булуга да карамастан, без кооперацияләрне үстерүне дәвам итәбез. Хәзерге вакытта Татарстан Кулланучылар берлеге Россиядә иң эреләрдән санала һәм ул үз эшчәнлеген киңәйтә бара”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент сүзләренчә, 3 ел рәттән Татарстан кулланучылар җәмгыяте берлеге үзенең гомуми эшчәнлеге буенча, Россия төбәкләре арасында лидер. Әлеге оешма үзенең квалификацияле кадрларын саклап калуын да Президент югары бәяләде. Республика җитәкчесе белдергәнчә, Татарстан Кулланучылар җәмгыяте союзы составында пай җирләре булган 56 мең кеше, 4 меңләп хезмәткәр, 1 меңнән артык кибет, 128 җитештерү цехы, 125 яшелчә җитештерү пунктлары, мал суя торган 11 урын бар. “Кулланучылар кооперациясе һәрвакытта да социаль юнәлештә эшләде һәм шулай булып кала да. Кооператорлар социаль яктан иң аз якланган һәм түбән керемле халык белән эшли, чыгымлы кибетләр һәм оешмалар тота. Берлекнең автолавкалары барырга кыен булган һәм аз кеше яшәүче 500 дән артык авылга хезмәт күрсәтә. Татарстан кулланучылар кооперациясенең киләчәге җитештерүне арттыруга турыдан-туры бәйле”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук мондый кооперативларның авылларда тормышны саклап калырга өлеш кертүен дә билгеләп үтте. Чыгышында Татарстан Президенты Казанда кооператив институтының яңа уку корпусын салуга ярдәм итүчеләргә рәхмәт җиткерде. “Татарстанның Кулланучылар кооперациясе зур һәм авыр юл үтте. Аның барылк этапларында да бары бер максат үзгәрмәде: ул — Татарстан үсеше өчен эшләү. Кулланучылар кооперацияләре алга таба да республика икътисадына лаеклы өлеш кертәчәгенә һәм тормыш сыйфатын арттырачагына ышанам”, - дип Татарстан Президенты тантанада катнашучыларны котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. Дмитрий Зубов иң элек Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен укыды һәм ил җитәкчелегенең шәхсән рәвештә Кулланучылар кооперативы берлеген беренче тапкыр котлавын билгеләп үтте. “100 ел ул — теләсә кайсы коллектив тормышында төгәл бер метр. Кулланучылар кооперативы гамәлдә генә түгел, ул Татарстандагы кебек үк үсә дә”, - диде ул һәм шулай ук бүләкләр атпшырды. Сүз уңаеннан, Татарстан җитәкчесе 7 елдан артык Татарстан кулланучылар кооперациясендә эшләве мәгълүм. Шул уңайдан, тантанада Рөстәм Миңнехановка да бүләк тапшырылды. Татарстан Кулланучылар җәмгыяте берлеге тарафыннан аңа автолавканың кечкенә макетын бүләк итеп бирделәр. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев