Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

26 майда республика мәчетләрендә беренче тәравих намазы укылачак

Кичә Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының чираттагы Пленум утырышы булды. Пленумга республиканың барлык 48 имам-мөхтәсибе, казыйлар, дини уку йортлары һәм мөселман оешмалар җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Көн тәртибендәге сораулар булып, мөфтиятнең президиум әгъзаларын, Голәмәләр шурасы, Казыйлар Шурасы һәм Аксакаллар шурасының составларын һәм рәисләрен сайлау торды. Мөфти Камил Сәмигуллин үткән Корылтайда имамнар тарафыннан үзенә белдергән ышанычлары өчен рәхмәт әйтте һәм яңа урынбасарлары белән таныштырды.
"Алдагы дүртьеллыкта безнең алда түбәндәге төп максатлар тора: Хәнәфи  мәзһәбен саклау, татар дини мирасны торгызу һәм үстерү, дин әһелләренең җәмгыятьтәге абруен күтәрү һәм традицион Исламның асыл кыйммәтләрен пропагандалау, – дип искәртте Камил хәзрәт үзенең чыгышында. – Шушы бурычларны башкарып чыгару өчен бездән, иң әүвәл, үзара килешеп һәм киңәшләшеп эшләү таләп ителә. Профессионализм тугрылык белән янәшәдә барганда гына үзенең иң югары дәрәҗәсенә җитә ала. Дингә, өммәткә, милләткә, ватанга карата тугры булып, чиста вөҗдан белән, бергә эшләргә язсын иде! Шушы Пленумда көчле, җаваплы һәм бердәм команда тупланыр дип өметләнеп калыйк".
Ачык сайлау нәтиҗәсендә, Татарстан мөселманнарның Диния Нәзарәте Президиумына 15 әгъза билгеләнде. Алар арасында: Камил хәзрәт Сәмигуллин, Рөстәм хәзрәт Вәлиулин, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Мансур Җәләлетдин, Әлфәс Гайфуллин, Илфар Хәсәнов, Айрат Әюпов, Илдар Баязитов һәм башкалар бар. Пленум утырышында шулай ук Голәмәләр, Казыйлар һәм Аксакаллар Шураларының яңартылган составлары кабул ителде.
Моннан тыш, Пленумда Рамазан тәртипләре турында хәбәр иттеләр: агымдагы елда ул 27 майда башлана. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 26 майда укыла. 25 июньдә – гает көне. Фидия сәдакасы - 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме - 198 000 сум. Фитыр сәдакасы – 100 сум.
Пленумда шулай ук мәчетләрне һәм зиратларны теркәү, уку йортларына абитуриентлар туплау кебек мәсьәләләр дә каралды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев