26 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

26 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татар дөньясында: 1994 елда Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанның шәхси составы буенча Дәүләт архивы булдырыла. 26 декабрьдә җырчы, ТАССР ның халык, РСФСР ның атказанган артисты Идеал Дәүләт улы Ишбүләковның тууына 90 ел (1926-1998). 26 декабрьдә язучы Әхәт Хафизулла улы Сафиуллинга 80 яшь (1936). Россиядә: 1812 елда тар-мар ителгән Наполеон армиясенең калдыклары Россиянең чикләрен калдыра. Бу сугышта җиңелгәч, Наполеон тәхеттән баш тартырга мәҗбүр була. 1919 елда Советлар хөкүмәте "РСФСРда наданлыкны бетерү хакында" декрет кабул итә. 1974 елда СССРда авыл кешеләренә паспорт бирү турында игълан ителә. 1975 елда Мәскәү-Алма-Ата маршруты буенча Ту-144 пассажир очкычының беренче сынау-очышы була. Бүген Россия Федерациясе Хәрби көчләре җир гаскәренең һава һөҗүменә каршылык күрсәтү берлекләре көне. Дөньяда: 1898 елда Мария һәм Пьер Кюри тәҗрибә юлы белән беренче тапкыр радий элементын таба. 2004 елда көньяк-көнчыгыш Азиядә цунами булды. 2004 елның 26 декабрендә Суматра утравы тирәсендә көчле җир тетрәве була. Рихтер шкаласы буенча җир асты тетрәве 9 баллга тиң була. Тектоник плитә күчү сәбәпле, бу бик зур су күтәрелешенә китерә. Цунами дулкыннары Индонезия, Һиндстан, Таиланд һәм Шри-Ланка ярларын ишә. Аларның биеклеге 15 метрдан да артык була. Шуңа өстәп, ул вакытта өермә һәм көчле давыл башлана. Фаҗигадә иң зур югалтуларга Һиндстан, Индонезия һәм Цейлон районнары дучар була. Гомумән алганда, бу фаҗигадә 200 меңнән артык кеше һәлак була, күп кеше хәбәрсез югала, тораксыз кала. Бөекбритания һәм шулай ук АКШ, Европаның кайбер илләрендә Раштуа көненнән соң Тартма (бүләк) ачу көне билгеләп үтелә. Туган көннәр: Газиз Иделле – татар язучысы. Габделгазиз Сәлахетдин улы Усманов 1905 елның 26 декабрендә Әстерхан шәһәренең Тияк бистәсендә эшче гаиләсендә туа. 1925 елда Газиз Иделле Казанга килә һәм 1930 елга кадәр башта Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) аппаратында, соңыннан "Безнең юл", "Атака" (хәзерге "Казан утлары") журналлары редакцияләрендә сәркәтип булып эшли, бер үк вакытта әдәби иҗат эшчәнлеген дә активлаштыра. 1930 елда аның хикәяләре тупланган "Пумала башлар" исемле беренче китабы дөнья күрә. Газиз Иделле прозаның барлык жанрларында диярлек – хикәя, нәсер, повесть, очерк, юмор-сатира, мемуар, драматургия төрләрендә каләм көчен сынап караган язучы. Аның хикәя-повестьлар һәм очерклары - "Рәүфнең балачагы", "Ерак Чытырманлыда", "Комсызлык", "Очрашулар", "Күпер", "Терсәк" һәм башкалар. Гомеренең соңгы елларында Газиз Иделле истәлекләр яза. Ул 1985 елның 27 июлендә Казанда вафат була. Нигъмәт Хәким – лингвист, фольклорчы, Казан педагогия институты доценты. Ул "Идегәй" дастанын туплаган. Хәкимов Нигъмәтулла Гыйниятулла улы Уфа губернасының Златоуст өязе Еланлы авылында дөньяга килгән. 1917-1921 елларда Уфа, Казан, Оренбург, Ташкент гәзеталарында орфографиягә багышланган мәкаләләре чыга. 1928 елда Ленинград шәрык институтында укыган вакытта Урта Азия, Башкортстан, Идел буена кулъязмалар һәм фольклор материалларын җыю өчен чыга. Себердәге бер татар авылында "Идегәй" дастанының иң тулы һәм дөрес бер вариантын терки. 1936 елның ноябрендә НКВД ның милли зыялылар арасындагы террористик төркемнәрне юк итү буенча Бөтенсоюз Новаторлар акциясендә кулга алына. 1937 елның 3 августында аңа иң югары хөкем карары чыгарыла һәм шул көнне үк атып үтерелә. Шамил Хәйрулла улы Усманов – татар язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе, гражданнар сугышы герое, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1898 елның 26 декабрендә Сарытау губернасының Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәлдәнге авылында мөгаллим Хәйрулла хәзрәт гаиләсендә туа. 1917 елның мартында ул большевиклар фиркасы сафына баса. Оренбургтагы татар-башкорт гвардиячеләре белән "Өченче Интернационал легионы" белән Актүбәдән Оренбургка кадәр сугышчан юл уза һәм 1919 елның 22 гыйнварында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. 1927 елда Шамил Усманов Хәрби хезмәттән отставкага чыга һәм радиостанция төзү буенча республика халык Комиссарлары Советының махсус вәкиле булып эшләгәннән соң, 1930 елдан башлап тулысынча әдәби иҗат эшенә күчә. Аның тәүге иҗат тәҗрибәләре – "Канлы көннәрдә" һәм "Беренче адым" драмалары. 1920 еллардан башлап Шамил Усманов проза жанрында актив иҗат итә. Әсәрләре – "Ил кызы" (1923), "Краском мәхәббәте" (1923), "Өч снаряд белән", "Бирегез тупны кире!", "Ай чыкканчы", "Зур түрә" (дүртесе дә1927 елда язылган), "Идел буйлап" (1929), "Көчле мандат" (1929), маҗара жанрында язылган "Памирдан радио" (1925). Шамил Усманов татар әлифбасын үзгәртеп кору, интернациональ тел — эсперанто популярлаштыру, республикада радиотапшыру эшләрен киңәйтү кебек иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә һәм әдәбият-сәнгатьнең актуаль проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә 20-30нчы еллар татар публицистикасында чыгыш ясый. Ул Татарстан радиокомитетының беренче җитәкчесе һәм дикторы. Шамил Усманов 1937 елның 3 декабрендә Казанда җәзалап үтерелә.   Роальд Сәгъдиев – Россия физигы, физика-математика фәннәре докторы. Сәгъдиев Роальд Зиннур улы 1932 елның 26 декабрендә Мәскәү шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта АКШ ның Мэриленд штаты университетында Көнчыгыш-Көнбатыш үзәге җитәкчесе вазифасын башкара. 1968 елдан Нанотехнология һәм мәгълүмати технологияләр бүлеге академигы. Роальд Сәгъдиев плазма физикасы, гидродинамика һәм космик тикшеренүләр өлкәсендә белгеч. Шулай ук ул “Токамак” магнит капкыннар теориясендә тикшеренүләр үткәрүче дә. Аның җитәкчелегендә Совет-Америка уртак мөһим проекты “Союз-Аполлон” тормышка ашырыла. Венера планетасын тикшерү өчен “Венера” сериясе булдырыла. Ул Халыкара космик станцияне булдырырга тәкъдим итүчеләрнең берсе була. Аның җитәкчелегендә булдырылган физика мәктәбе халыкара дан казана. Роальд Сәгъдиев 200 дән артык фәнни хезмәт һәм 3 монография авторы. Космосны тикшерү буенча халыкара комитетның вице-президенты, күпсанлы мактаулы исемнәр иясе. Швеция, Чехословакия академияләренең мактаулы әгъзасы. Ул ике тапкыр Ленин премиясе (1984), Джордж Кеннан премиясе (АКШ, 1989), Вашингтон Фәннәр академиясе премиясе (1998), Дж.К.Максвелл премиясе (САКШ, 2001) лауреаты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: