Татар матбугаты
26 апрель“Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” программасы тәкъдим ителә
Иртәгә, 26 апрель “Казан Кремле” музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмәләр залында “Тукайга сәяхәт” программасы тәкъдим ителә.
Чарага килүчеләр Габдулла Тукайның кулъязмаларын, үзе исән чакта басылып чыккан әсәрләрен, 1910-1930 еллардагы Казан чагылыш тапкан кинохроника кадрларын күрә алачак. Нәни тамашачыларга “Татармультфильм” студиясенең татар телендәге анимацион фильмнары тәкъдим ителәчәк.
Моннан тыш, кичке 5 тә “Тукай әкиятләре” дип исемләнгән музыкаль-шигъри программа күрсәтү ниятләнә. Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре оркестрга кушылып яңгыраш табачак, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев