Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Казанда Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе узачак

27нче майда Г.Камал театрында Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе үтәчәк. hight_И_Габдрахманов_3
Габдрахманов (Абрахманов) Илдус Илгизәр улы
Татарстанның атказанган артисты — 2003, Татарстанның халык артисты - 2014
Артист. 1967 елның 27 маенда Татарстанның Апас районы Апас авылында туа. 1988 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлый һәм армия хезмәтеннән соң, 1990 елда, Татар академия театрына кабул ителә.
Рольләре:  Альдемаро — «Биюче» Лопе де Вега Тукай — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» М.Гыйләҗев Фәридун — «Баскетболист» М.Гыйләҗев Сильвио — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» К.Гольдони Ромео — «Ромео һәм Джульетта» В.Шекспир Илгизәр — «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин Җәүдәт — «Һинд кызы» Г.Каюм Баханур — «Мәхәббәт карагы» Ф.Бүләков Атиллио — «Гаугалы гаилә» Эд. де Филиппо Әсән — «Арзы кыз» М.Тарухан
Программада актерның сәхнәдәшләреннән иҗади котлаулар һәм махсус хореографик шоу премьерасы. Рәхим итегез! Касса телефоны: (843) 293-03-74.
Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев