Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чүпрәледә фестиваль

Чүпрәледә авыл яшьләренең мәшәкатьләрен җиңеләйтү, буш вакытларын күңелле итеп үткәрүне күздә тотып, былтыр районда “Киләчәк безнең белән” фестивале игълан ителгән иде.Быел да авыл җирлекләре аны дәвам итәргә булды. Чарада район башлыгы Александр Шадриков та катнашты, дип белдерә “Туган як” басмасы. 19 авыл җирлегендә эшләүче егет-кызлар арасыннан иң-иңнәрне район мәдәният йортында узучы финал өлешенә чакырганнар. Тугыз команда да сәхнәдә җиңү өчен көч сынашкан. Презентацияләр авыл тормышы, яшәеше, үткәне, бүгенгесенә багышланган иде. Кечечынлылар хуҗалыкта ирешкән уңышларын тәкъдим итсә, бизнәлеләр 1 мең еллык тарихлары турында сөйләде, авыл турында җырладылар. Алешкин-Саплык авыл җирлеге командасы беренче урынга лаек булды. Гран-при иясе итеп Үби авыл җирлеге командасы игълан ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев