Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

25 декабрьдә Татарстанның төп Яңа ел чыршы бәйрәме узачак

Татарстанның төп Яңа ел чыршы бәйрәме Казанда 25 декабрьдә узачак. Традиция буенча быел да ул «Татнефть-арена» спорт комплексында булачак. Президент чыршысына 7 мең яшь татарстанлы чакырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. «Президент чыршысына без республиканың иң яхшы балаларын чакырабыз. Алар талантлы, сәләтле балалар, олимпиадаларда җиңүчеләр. Һәм, билгеле, бу бәйрәмгә авыр хәлдә калган гаиләләрнең балалары да чакырыла. Без быел концерт һәм күңел ачу программасы гына түгел, ә режиссерлык итеп, спорт комплексында күп бала булсын өчен барын да эшләдек», – дип аңлатты Владимир Леонов. Аның сүзләренчә, бу йолдызларны чакырмыйча, ә үзебездә күп булган талантларны куллану мөмкинлеге бәрабәренә булган. «Безнең шоу үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирер, шуңа да сценарийны әзерләүгә бик җитди карадык», – дип билгеләп үтте спикер. Ул Президент чыршысына балаларның бөтен республика буенча, хәтта ерак авыллардан киләчәген әйтте. «Казанга төп чыршы бәйрәменә 300дән артык бала татар авылларыннан киләчәк. Аларны кышкы юлда алып килүдә ведомствоара хезмәттәшлек салынган. Һәр автобуста балалар белән ЮХИДИ хезмәткәре булачак, автобусларны Дәүләт автоинспекциясе машиналары озатып киләчәк. Һава торышы начар булган очракка кунакханәләрдә урыннан билгеләнгән», – диде Владимир Леонов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев