Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

24 сентябрьдә "Казан" агросәнәгать паркында мәгариф учреждениеләренең авыл хуҗалыгы һәм халык сәнгате һөнәрчелеге эшләнмәләре республика ярминкәсе узачак

 Анда Татарстанның 200 дән артык мәктәп, көллият, техникум, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара уку комбинатлары коллективлары катнашачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.

А. Поминов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы продукциясенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткән бәяләр куелачак. Шулай итеп, кош итенең килограммы 115 сум торачак, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, беренче категория йомырканың дистәсе – 45 сум, сөтнең литры – 28-30 сум , каты сырлар – 280-330 сум, атланмай – 300 сум, шикәр комы – 44 сум. "Бәяләрне контрольдә тотачакбыз, ә продукция сыйфатын агросәнәгать паркы белгечләре тикшерәчәк", - дип билгеләп үтте спикер.

Сатылган продукция кереме мәгариф оешмаларын үстерү фондына юнәлдереләчәк дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. Мисал өчен, җиһаз сатып алуга. Шулай ук ярминкәдә катнашучыларга да әлеге акчадан хезмәт хакы түләнәчәк.

"Мәгариф системасында агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләүче махсуслаштырылган оешмалар бар. Алар карамагында зур җир кишәрлекләре бар, алар үз кирәкләренә яки сату өчен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Күп кенә мәгариф учреждениеләре авыл җирлегендә урнашкан диде ул. - Ярминкәдә аерым мәгариф оешмалары түгел, ә районнар катнаша".

Һөнәри белем бирү оешмалары волонтерлары өлкән яшьтәге сатып алучыларга продукцияне транспортка кадәр алып барырга ярдәм итәчәк. Ярминкә Укытучылар көне алдыннан үткәрелгәнгә, сатылмаган продукциянең бер өлеше ветеран педагогларга тапшырылачак. "Продукциянең икенче өлеше хәйрия ярдәме буларак Алабуга балалар йортына җибәреләчәк", - диде А. Поминов.

Ярминкә 8-13 сәгатьләрдә эшләячәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев