Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Язучылар берлегендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары белән очрашу узды

3 апрель көнне Татарстан Язучылар берлегендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучылары белән очрашу булды. Даими рәвештә шәхсән очрашып, фикерләр алышып, ярдәмләшеп торулар еш булса да менә шундый зур төркемнән торган рәсми делегация белән очрашу тәүге мәртәбә иде. Вакыйга Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында узды. Килгән кунакларны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов сәламләде. Ул Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре: Рим Идиятулллин, Фатыйх Сайфран, Ирек Галин, Венер Фәттахов, Халисә Мөдәрисова, Нурлан Ганиев, Рита Галиева, Рабит Фәтхи, Мөнир Вафин, Рәсим Рәхмәтулланы, шулай ук залда утыручы Татарстан язучылары, шагыйрьләр - Рәдиф Гаташ, Роберт Миннуллин, Гәрәй Рәхим, Лирон Хәмидуллин, Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Вахит Имамов, Илсөяр Ихсанова, Эльмира Шәрифуллина, Чулпан Зариф, Хәбир Ибаhимов, Рәмис Аймәт белән таныштырып узды. Язучылар үзара фикер алышулар вакытында татар әдәбиятының бүгенге хәләте, аның киләчәгенә нинди өметләр баглаулары турында сөйләште. Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче татар язучыларын борчыган мәсьәләләрне  бергәләшеп  хәл итәргә сүз куештылар. Ике яктан да фикер әйтүчеләр үзләренең чыгышларын шигъри юллар белән төгәлләде. Ул үз чиратында очрашуга ямь өстәде.  

Чыганак: http://www.sptatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев