Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Без татарлар арасында заманында абруй казанган дин эшлеклеләре хезмәтләрен дөньяга чыгарырга тиеш" - Нияз Сабиров

Татар ишаннарының, имамнарының тормышларын һәм мирасын өйрәнү, алар турында китаплар әзерләү, документаль фильмнар төшерүгә күбрәк игътибар биреләчәк, дип белдерде кичә “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров. Кичә Татарстан Диния нәзарәтендә “Идел-Урал регионында тәсаувыф традицияләре” темасына “II Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары” булып узды. Конференция "Учения Ахмадзаки хазрата Сафиуллина" “Дин галимнәребез турында бәян иткән сөйләшүләрне даими оештырырга кирәк. Татарлар арасында заманында абруй казанган дин эшлеклеләре байтак. Без аларның хезмәтләрен дөньяга чыгарырга, яшьләр игътибарына тәкъдим итәргә тиеш. Кызганыч, яшьләр үзебезнең дин галимнәрен белеп бетерми. Ә белемнәребез җитмәгәнгә күрә, без еш кына хаталанабыз. Яшьләрнең чит агымнарга кереп китүләрендә дә бу сәбәп булып тора. Үз мирасыбызны, дини тарихны күтәрергә кирәк. Динне аңлар өчен, безнең үз мирасыбыз да җитә, аны кулланырга гына кирәк,”- ди Нияз хәзрәт Сабиров. Совет чорында сөргенгә озатылган имамнарның, дин әһелләренең исемлеген булдыру да, Диния нәзарәте әһелләренең бурычы булып тора. “Алар турында көчебездән килгәнчә мәгълүмат тупларга исәп тотабыз. Аны якын киләчәктә китап итеп бастырачакбыз. Ә "III Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары" киләсе елга  Нурлат районының Кизләү авылында узачак" , - диде Нияз хәзрәт. Конференция "Учения Ахмадзаки хазрата Сафиуллина" Россиякүләм фәнни-гамәли конференциядән соң дин әһелләре резолюция кабул итте. Конференциядә катнашучылар фикеренчә, чит агымнарга, экстремизм идеяләренә киртә кую, яшь буынга динебезнең әхлакый  принципларын җиткерү һәм рухи мирасыбызны саклап калдыру өчен, түбәндәге тәкъдимнәрне гамәлгә ашырырга кирәклеге тәгаенләнде. 1. Мәдрәсәләр өчен тәсаувыф тарихы буенча дәреслек әзерләү. 2. Татар ишаннарының, имамнарының тормышларын һәм мирасын өйрәнү, алар турында китаплар бастыру, документаль фильмнар төшерү. 3. Борынгы кулъязмаларны өйрәнү, аларны хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү. 4. Мөгаллимнәр өчен Идел-Урал регионында тәсаувыф тарихы һәм мирасы буенча семинарлар, "түгәрәк өстәл"ләр үткәрү. 5. "III Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин укулары"н Нурлат районының Кизләү авылында үткәрү. 6. Конференция материалларын китап рәвешендә бастыру. Исегезгә төшереп узабыз, "I Әхмәдзәки укулары"ннан соң да "Иман" нәшрияты җыентык әзерләп чыгарган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев