23 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

23 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татар дөньясында: 1781 елда Екатерина II карары белән Бөгелмә өяз шәһәре дәрәҗәсен ала. 1977 елда ТАССР Композиторлар берлегенең дүртенче корылтаенда берлек җитәкчесе вазыйфасы Нәҗип Җиһановтан Мирсәет Яруллинга күчә. Ул Композиторлар берлеге белән 1989 елга кадәр җитәкчелек итә. 1937 елда татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, мөгаллим, беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубый вафат була. Мөхлисә Бубый (Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина) «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын алты мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары тормышка ашырыла – ул Уфа шәһәрендә атып үтерелә. Россиядә: 1917 елда Россиянең иң зур тарихлы  көндәлек “Гудок” газетасы чыга башлый. Тимер юлда эшләүчеләр газетасы әле дә басыла. Аның тиражы 250 меңнән артык. 1922 елда Казан университетының РКП(б) бюро ячейкасында уку йортына Владимир Ульянов исемен бирү турында тәкъдим тикшерүгә чыгарыла һәм нәтиҗәдә кабул ителә. Университетка В.И. Ульянов-Ленин исеме рәсми рәвештә 1925 елның 29 июнендә бирелә. 1943 елның 23 декабрендә Днепр өчен сугыш тәмамлана. Днепр өчен сугыш дип 1943 елның икенче яртысында Бөек Ватан сугышындагы бер-берсе белән бәйле стратегик операцияләр төркемен атыйлар. Ике яктан да бу сугышта 4 миллионга якын кеше катнаша. Аның фронты 750 км ераклыкка тарала. 4 айлык операция нәтиҗәсендә Кызыл Армия тарафыннан Украинаның сул як яры тулысы белән диярлек нацист илбасарларыннан азат ителә. Днепр өчен сугыш дөнья тарихына иң зурларының берсе булып кереп калган. 1953 елда Мәскәүдә СССРда иң зур кибет – ГУМ ачыла. 1950 елларның башына кадәр ГУМның бинасы хөкүмәт оешмасы була. Россиядә Хәрби Һава Көчләренең ерак авиация көне. Ерак авиациянең туган көне дип 1913 елның 23 декабрендә беренче авыр бомбага тотучы “Илья Муромец” төзелгән көнне атыйлар. Ерак авиация стратегиясенең төп бурычы – дошманнан бик еракта була торып, аңа һөҗүм ясауда. 2009 елда “Естюнинская” шахтасында шартлау була. Җимерелү вакытына җир астында 123 кеше эшләгән, фаҗигадә шуларның 9 һәлак булган. Дөньяда: 1876 елда Госманлы империясенең беренче конституциясе игълан ителә. 1990 елда Словениянең Югославиядән аерылып чыгуына багышланган референдумда гражданнарның 95 проценты аерылу өчен тавыш бирә. 1991 елда Европа берлеге Россияне СССРның варисы итеп таный. Бүген Бөтендөнья сноубординг (кар өстеннән тактада шуу) көне. Сноуборд көнен кар булган барлык илләрдә дә бәйрәм итәләр. Кышкы сезон рәсми рәвештә нәкъ шушы көнне ачыла. Туган көннәр: Харис Габдрахман улы Якупов – татар рәссамы, СССРның халык рәссамы (1980 елдан), 1958 елда Тукай премиясе лауреаты, 1951 елда өченче дәрәҗә Сталин премиясе лауреаты. Харис Якупов 1919 елда Казанда туа. Бөек Ватан сугышы елларында разведчик, топограф, старшина буларак Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Харис Якупов – портрет остасы. Ул Г. Тукай, А. Пешков, Ш. Камал портретлары ясаган. Аның «Габдулла Тукай крестьяннар арасында», «А.С. Пушкин Казан юлында», «А.М. Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышланган. Харис Якупов пейзажчы буларак «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек сәнгать әсәрләре иҗат итә. 1950 елда Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов белән бергәләп, «В.И. Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя» исемле зур картина яза. Бу картина өчен рәссамнар Харис Якупов һәм Лотфулла Фәттаховка СССРның Дәүләт премиясе бирелә. 1954 елда Харис Якупов «Хөкем алдыннан» дигән картинасы ясый. Анда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән каһарман шагыйрь Муса Җәлил сурәтләнә. Харис Якупов китап графикасы өлкәсендә дә күп эшли. Шәриф Камал, Мәҗит Гафури, Кави Нәҗми, Җәвад Тәрҗеманов, Әхмәт Фәйзи, Ләбибә Ихсанова һ. б. язучыларның китапларына, татар халык иҗаты әсәрләренә рәсемнәр ясый. 1976 елда рәссамга И. Репин исемендәге премия, ә 1980 елда сәнгатьне үстерүдәге хезмәтләре өчен СССРның халык рәссамы дигән исем бирелә. Ул 2010 елда вафат булды. Рәмзия Мөхәммәдәва – этнограф, фән һәм техника буенча Татарстан Дәүләт бүләге иясе. Рәмзия Мөхәммәдованың нәселе Тәтеш районы, Бакырчы авылына барып тоташа. Ул 1923 елның 23 декабрендә туган. 1966 елда Мәскәүдә этнография институтында галимә Рәмзия Мөхәммәдова мишәрләр турында кандидатлык диссертациясен яклый. Аның хезмәтләренә татар, рус, инглиз телләрендә чыккан "Татар халык киемнәре", "Керәшен татарлары киеме" монографияләре керә. Рәмзия Мөхәммәдованың соавторлыкта язылган хезмәтләре - "Урта Идел һәм Урал буе татарлары", "Идел һәм Урал буе халыклары", "Идел буе һәм Урал татарларының милли киемнәре", "Татарлар"һ.б. Моннан тыш, Р.Мөхәммәдова 100 дән артык фәнни мәкалә авторы. Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин – татар язучысы, драматург. 1932 елның 23 декабрендә Татарстанның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1958-1960 елларда ул – «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара. Газиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ.б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Соңрак балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971), «Йөрәктәге эзләр» (1967-1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук «Тынгысыз төн» комедиясе кебек драма әсәрләре дә бар. Газиз Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат була. Әхәт Гаффар (Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров) — татар драматургы, журналист. 1948 елның 23 декабрендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туган. 1971 елдан алып 1981 елга кадәр, республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетасы һәм «Казан утлары» журналы редакцияләрендә эшли. Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында «Әҗәт» дигән беренче хикәясе басылып чыга. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Әхәт Гаффар әдип итеп таныта. Шулай ук «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Язлар моңы», «Соңгы ләкләк» (1980), «Бер картлыкта, бер яшлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары аны драматург итеп күрсәтә. Болардан тыш, Әхәт Гаффар республика көндәлек матбугатында театр сәнгате, әдәбият кешеләре, республиканың икътисади һәм сәнгать тормышы турында күпләгән мәкалә, рецензия, очерклары белән катнашып килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: