Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"22нче июлне рәсми рәвештә бәйрәм даталары рәтенә кертергә кирәк" - тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов

1917 елның 22 июле - татарлар өчен тарихи вакыйга, аны рәсми рәвештә бәйрәм даталарына кертәсе иде, ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов. “1917 елның июлендә Казанда мөселманнарның икенче съезды уза. (Беренчесе май аенда Мәскәүдә үткәрелә — Л.Л.). Гомумән, июль аенда 3 съезд үткәрелә. Бөтенроссия хәрбиләр съезды һәм Бөтенроссия дин әһелләре съезды -  шуларның тагын икесе. Аннан алар, бергәләшеп, Бөтенроссия мөселманнары съездын да үткәрә. 22 июльдә үткәрелгән бердәм утырышта милли-мәдәни автономия игълан ителә. Бу - безнең өчен бик зур дата һәм аны рәсми рәвештә бәйрәм даталарына кертәсе иде. Чөнки татар халкының хәзерге дәүләтчелек тарихы шул көнне башланып китә”, - ди Айрат Фәйзрахманов. Милли мәдәни мөхтәрият игълан ителгәч, 1917 елның 20 ноябрендә Милли мәҗлес җыела. Шуңа бәйле рәвештә, Идел-Урал мөселманнарының милли парламенты барлыкка килә, дияргә була, дип саный тарихчы. Әлеге съездлар вакыйгаларга бай булуы белән генә түгел, ә милләт формалашуга тәэсир итүләре белән дә мөһим, ди А.Фәйзрахманов. “1917 елда татарлар аерым сәяси милләт буламы, әллә зур мөселман сәяси милләтенә керүче бер төркем генә булып калырмы икәне әле хәл ителмәгәне мәгълүм. Әлеге съездларның үткәрелүен татарларның хәзерге дәүләтчелек тарихының башлануы дияргә дә мөмкин”, - дип саный А.Фәйзрахманов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев