Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

22 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

22 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татар дөньясында: Нардуган татарларның борынгы бәйрәмнәренең берсе. Нардуганның төгәл (астрономик яктан) вакыты - 21 яки 22 декабрь. Бу көнне җир күчәренең төньяк полюсы кояшка таба борыла. Рус халкында Яңа елны Юлиан календаре буенча каршылаганнар. XVIII гасырдан башлап ул татарлар арасында да тарала. "Нардуган" сүзе, Яңа елны каршылау йоласына караган бер атама буларак, телгә һәм көнкүрешкә шул вакытларда кергән булуы мөмкин. Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә "нар" кояш дигәнне, аңлата. Нар+туган – ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә. 1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен губернатор рөхсәте белән ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казанны шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә. Россиядә: 1857 елда Россиядә беренче почта маркасы чыгарыла. 1893 елда Мәскәү-Казан тимер юлы файдалануга тапшырыла. Беренче этапта поездлар Зөягә кадәр хәрәкәт итә ала. 1920 елда Мәскәүдә VIII Бөтенроссия Советлар корылтае була. Аның нәтиҗәсендә Россияне электрификацияләү буенча Дәүләт планы раслана (рус. ГОЭЛРО). 22 декабрь энергетиклар көне буларак билгеләп үтелә. 1990 елда РСФСР карары белән пенсия фонды оештырыла. Бу көн пенсия фонды хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Дөньяда: 1922 елда АКШ конгрессы Россиядә ачлыктан интегүчеләр өчен 20 миллион долларлык фонд булдыру карарын раслый. 1921-1922 елларда Совет Россиясенең 35 губернасындә яшәгән 90 миллион кешедән кимендә 40 миллионы ачлыктан интегә. 1921 елның 13 июлендә Максим Горький дәүләт җитәкчелеге рөхсәте белән дөньядагы барлык кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул вакытта Америка администрация ярдәмен (ARA) җитәкләгән Герберт Гувер Россиягә ярдәм итәргә алына. Ләкин ул ике таләп куя. Беренчедән, Америка оешмалары эшенә беркем дә тыкшынмаска тиеш булса, икенче таләп буенча Совет төрмәләрендәге барлык Америка тоткыннары азат ителергә тиеш була. Владимир Ленин аның бу таләпләрен чамадан тыш дип санаса да, аларның һәрберсенә ризалашырга мәҗбүр була. АКШ конгрессы Совет Россиясенә иң элек 18,6 миллион доллар акча бүлеп чыгара, аңа гади халыкның хәйрия акчасы кушыла. Америка администрация ярдәме эшчәнлеге тәмамланган вакытка аның Россия файдасына 61,6 миллион доллар акча тоткан булуы ачыклана. 1989 елда Берлин Бранденбург капкасы 28 елдан соң кабат ачыла. Бу вакыйга Германия Демократик Республикасы һәм Германия Федератив Республикасының кабаттан берләшүен белдерә. Туган көннәр: 22 декабрьдә график, рәссам, китап бизәүче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Григорий Львович Эйдиновка 70 яшь тула. Рифгать Әбдиев – татар галиме, кибернетик, фәлсәфәче, уйлап табучы, фәннәр докторы, Россия Чит ил эшләре министрлыгының Халыкара дипломатия академиясе һәм Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты профессоры, Россия Табигый фәннәр академиясе академигы. Рифгать Фәиз улы Әбдиев 1926 елның 22 декабрендә хәзерге Башкортстанның Кырмыскалы районы Бозаяз авылында туа.  Рифгать Әбдиев фәндә яңа — "Мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсе" курсын булдыра. 1993 елда Рифгать Әбдиев Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе академигы итеп һәм Мәгълүмати цивилизация фәлсәфәсе бүлекчәсе президенты итеп сайлана. Ул шулай ук К.Э.Циолковский исемендәге Космонавтика академиясенең мәртәбәле әгъзасы. Мостафа Ногман улы Ногманов — татар шагыйре, тел галиме. Мостафа Ногман 1912 елның 22 декабрендә Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә эше белән дә шөгыльләнүче урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы чорында (1941–1945) юстиция өлкән лейтенанты сыйфатында Совет Армиясендә хезмәт итә. 1947-1951 елларда Мостафа Ногман – Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институты студенты. 1964 елда "XVII – XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр" дигән темага диссертация яклый. Гомеренең соңгы уналты елында (1960-1976) ул Казан университетының тарих-филология факультетында студентларга фарсы һәм борынгы татар теле укыта. Мостафа Ногманның  күп кенә шигырьләре популяр җыр булып танылды. Мәсәлән, "Актаныш таңнары", "Арча кичләре", "Балкый Шәйморза утлары", "Бөдрә таллар", "Киек казлар китә", "Күзләрем тик сине эзлиләр", "Моңлану", "Оныта алмасам, нишләрмен", "Оныта алмыйм", "Татбригада сугышчылары җыры" һ.б. җырлар. 1965 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде. Шагыйрь 1976 елның 4 сентябрендә Казанда вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев