Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

22-23 октябрь көннәрендә Чаллы шәһәрендә "Милли сәүдә маркасы"ның икенче фестиваль бәйгесе узачак

Быелгы чарада арзан бәядән сәнәгать һәм халыкка азык-төлек товарлары тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Милли сәүдә маркасы” генераль директоры Илсур Сафиуллин хәбәр итте. Җитәкче сүзләренә караганда, былтыр үз товарларын «Милли сәүдә маркасы» билгесе белән тәкъдим итәргә сигез оешма теләк белдерсә, быел аларның саны уналтыга җиткән. Узган елдан аермалы буларак, быел бәйгедә җитештерүчеләр генә түгел, ә халыкка үз хезмәтләрен тәкъдим итә торган оешмалар да катнашу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, даруханәләр (“Таттехмедфарм” даруханәләр челтәре), рестораннар (беренчеләрдән булып әлеге билгене “Туган авылым” рестораны алган). Иминият компанияләре белән дә бу мәсьәлә буенча эш алып барыла. - Башкаларны да шушы билгене алырга өндибез. Ул товарның, хезмәт күрсәтүнең яхшы сыйфатта икәнлеген аңлата. Шул ук вакытта бәяләр дә югары булмаска тиеш. Әгәр шушы таләпләр үтәлә икән, безнең билгене алу авырлык тудырмаячак, - дип саный ул. Әлеге 16 оешманың берсе булган “Таттехмедфарм”ның үсеш һәм инновацияләр буенча директор урынбасары Сергей Тимерҗанов: - Без сәүдә базарында инде 16 ел эшлибез.  Республика буенча 246 даруханә исәпләнә. Үзебезнең челтәрдә сыйфатка һәм югары булмаган бәяләргә зур игътибар бирәбез. Бу проект халыкны безнең тарафка күбрәк җәлеп итәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз, - ди. Илсур Сафиуллин даруханәләргә әлеге билгене бирер өчен берничә шарт үтәлүе кирәк, дип төгәлләштерде. Алар - даруханәләрнең районнарда да эшләве, даруларның бәяләре, сыйфатлы даруханә хезмәте күрсәтер өчен яхшы матди-техник база булу, тикшерү органнарыннан һәм сатып алучылардан кисәтү-шикаятьләр булмау, дару капларында ике телне дә файдалану. “Бабушкины рецепты” директоры Рамил Яруллин да үз товарлары турында сөйләгәндә: - Утыздан артык төрдә җитештерелүче чәйләр тулысы белән табигый. Мәсәлән, “Казан чәе”, “Татар чәе”, “Тәмле”, “Бәйрәм” һәм башкалар. Алардан кала, Татарстан территориясендә җыелган үләннәр тупланмасыннан торган “күчтәнәч тартмасы”н әзерләдек, - диде. Җитәкче билгеләп үткәнчә, чәйнең төп составы Һиндстаннан кайтарыла, ә аңа кушылган үләннәрнең ун проценты Татарстанда җыела. Шуңа күрә әгәр үләннәр җыю белән шөгыльләнүчеләр булса, әлеге оешмага мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Бәйгедә икенче тапкыр катнаша торган “Добрые традиции” оешмасы соңгы вакытлардагы үзгәрешләре белән дә уртаклашты. - Беренче яңалыгыбыз – хәзер безнең чәйләр пыяла савытта чыга башлады. Икенчесе  - бөтенләй яңа, табигый ризык әзерли башладык. Ул урбеч дип атала, - диде директоры Динар Гобәйдуллин. Үз товарларын “Милли сәүдә маркасы” тамгасы белән чыгаручылар сүзләренә караганда, аларга иң зур бәяне сатып алучы бирә. Әлеге тамга белән тәкъдим ителгән ризыклар халыкта хөрмәт, ышаныч уята, дип саный алар. Әмма Илсур Сафиуллин, әлеге товар билгесен Татарстанда гына түгел, ә дөньяга танытуны да төп бурыч итеп куйган. - Бик көчле конкурентлылык шартларында без халыкка сыйфатлы һәм шул ук вакытта кыйммәт булмаган товарларны, хезмәт күрсәтүчеләрне аерып чыгарып тәкъдим итәбез. Шуңа күрә алга таба башка фермерлар, җитештерүчеләр дә безнең белән эшләргә теләктәшлек күрсәтерләр, дип өметләнәбез, - ди “Милли сәүдә маркасы” генераль директоры.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев