Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"1552 елдан соң татарлар "икенче сортлы" халыкка әверелә" - Искәндәр Гыйләҗев

Казан ханлыгы алынуы нәтиҗәсендә, татар халкы авыл кешесенә әйләнә. Бу хакта, "Безнең мирас" журналы Хәтер көненә багышлап оештырган "түгәрәк өстәл" форматындагы киңәшмәдә, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев әйтте. "Без 1552 елның татар тарихында нинди роль тотуы хакында уйланырга тиеш. Кемдер моны без эмоциональ рәвештә кабул итәргә тиеш, икенчеләр ярар инде, беткән, үткән, нигә аны актарырга, ди. Ләкин объектив караганда, берничә юнәлештә фикерләргә була. Беренчедән, татар үзенең дәүләтчелеген югалтты. Бу – бик зур югалту һәм бик зур фаҗига. Без шул хакыйкатьне аңларга тиеш", – ди Искәндәр Гыйләҗев. Аның фикеренчә, 1552 елдан соң татарлар "икенче сортлы" халыкка әверелә. "Шул югалтулар аркасында татар үзенең шәһәр структурасын югалтты. Татарлар Казаннан куыла, татар шәһәр халкы булудан туктый. Моның нәтиҗәсен без әле дә татыйбыз. Хәзер татарда милли шәһәр структурасы бармы икән? Шәһәр татар структурасын бетереп кенә ята", – дип саный галим. Аның сүзләренчә, шәһәр үзенең зурлыгы белән халыкны берләштерергә сәләтле. Аның кешене икътисади һәм мәдәни яктан да үстерү мөмкинлеге бар. "Казан ханлыгы вакытында татарның үз "казаны", хакимияте, шәһәр мәдәнияте, шәһәр икътисады булган. Болар барысы да юкка чыккан. Татар авыл халкына әйләнгән. Авыл халкына хөрмәт итеп карыйбыз, тик аның бик күп мөмкинлекләре чикле. Бар да аңлы рәвештә, татар берләшмәсен, каршылык күрсәтмәсен өчен эшләнелгән", – дигән фикер җиткерде тарихчы.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев