Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачыла

15 мартта 15.00 сәгатьтә А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачыла. Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза. Күргәзмә 9 апрельга кадәр эшләячәк. Күргәзмәдә спектакльләргә эскизлар, театр декорацияләре һәм Г.Камал, К.Тинчурин, М. Җәлил исемендәге театрлар, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Әлмәт театрларының данлыклы спектакльләреннән чын костюмнар тәкъдим ителә. А.Н. Мәҗитов музее адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле. hight_full_DQIkf99d

Чыганак: http://kamalteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев