Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

21 сентябрьдә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20 нче утырышы узачак

21 сентябрьдә Казанда V чакырылыш ТР Дәүләт Советының ике утырышы була. Республика парламенты президиумы утырышында бүген депутатлар шундый карар кабул итте.

Шул рәвешле, 20 нче утырыш сәгать 10да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында башлана. Анда республиканың эчке һәм тышкы хәле турында ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый. Караласы мәсьәләнең мөһимлеге һәм халыкның кызыксынуы зур булуын исәпкә алып, утырыштан туры теле- һәм радиотрансляция оештырыла.

“Республика Президентының парламентка юлламасы укылган Татарстан Дәүләт Советы утырышына гадәт буенча, даими чакырыла торган категорияләр белән беррәттән, предприятиеләр һәм учреждениеләр, муниципаль берәмлекләр, җәмәгатьчелек вәкилләре дә чакырыла”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина.

“Президент Аппараты һәм республика Хөкүмәте белән берлектә әзерлек эшләре алып барыла. 2017 елга социаль, финанс, икътисад, сәясәт һәм башка юнәлешләрдә Татарстан Президенты куйган бурыч-максатларны тормышка ашырырга тиешлеләр катнашсын өчен, чакырылганнарның составына игътибар бирергә кирәк”, - дип басым ясап әйтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Л.Маврина сөйләгәнчә, парламентның ТР Дәүләт Советы бинасының утырышлар залында сәгать 12дә башланачак 21 нче утырышында 28 мәсьәләне карау күздә тотыла. Аларның 19ы - республика закон проекты, шул исәптән “ТРда азык продукциясе сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында”гысы, - икенче укылышта һәм калган 18 закон проекты – беренче укылышта. Шулай ук 4 федераль законнар проекты һәм Россия субъектлары закон чыгару инициативалары кертелгән.

“Закон проектларының төп өлеше республика законнарын федераль законнарга туры китерү белән бәйле каралачак”, - дип белдерде Лилия Маврина. Аерым алганда, республиканың Бюджет кодексына, Татарстанның муниципаль хезмәт турындагы кодексына, шулай ук түбәндәге республика законнарына – дәүләти гражданлык хезмәте, җирле үзидарә, республиканың дәүләти гражданлык хезмәткәрләрен мәҗбүри иминиятләштерү, күп фатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерүне оештыру, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, Татарстан трерриториясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, республиканың дәүләт милкен хосусыйлаштыру, гражданнар сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу, физик культура һәм спорт турындагы һәм башка кайбер законнарга үзгәрешләр кертү ниятләнә.

Маврина сүзләренчә, 2017 елга бюджет формалашуы белән бәйле рәвештә, пенсиягә федераль социаль өстәмә акча күләмен ачыклау өчен пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында закон проектын һәм алдагы елга белем алуның төрле төрләренә хокукларны гамәлгә ашыруга дәүләт гарантияләрен финанс яктан тәэмин итү нормативларын раслау турында ике закон проектын карау планлаштырылган.

Көн тәртибенә кертелгән тагын бер мәсьәләлә - Татарстанның Питрәч районында Барсил бистәсе торак пункт булдыру турындагысы кертелгән.

“Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Министрлар Кабинетының республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан импортны алыштыру, ягъни чит илләрдән кертелә торган продукция урынына үзебезнекен җитештерү бурычы үтәлеше турындагы мәгълүматы тыңланачак”, - диде Лилия Маврина сүзенең ахырында ТР Дәүләт Советының 21 нче утырышына 150 кеше чакырылачагын белдереп.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев