Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

21 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Иртәгә, 21 сентябрьдә, сәгать 10да С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

"Татар-информ" агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, әлеге мөрәҗәгать көне V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 14 сентябрьдә узган утырышында билгеләнде. Татарстан Президентының республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы мөрәҗәгатен тыңларга 700ләп кеше чакырылганлыгы билгеле. Алар арасында – ТР Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары һәм ТР Президенты Аппараты вәкилләре, РФ ФҖ Федерация Советы әгъзалары, РФ ФҖның Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, суд, прокуратура, хокук саклау органнары вәкилләре, төбәкнең муниципаль берәмлекләре башлыклары һәм башкалар.

Татарстанның алга таба үсеш юнәлешләре күрсәтелгән юлламадан соң, ТР Дәүләт Советы бинасының утырышлар залында республика парламенты утырышында 28 мәсьәләне карау күздә тотыла. Аларның 19ы - республика закон проекты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев