Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе, Татарстан Республикасы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән бергәләп, бу бәйрәмне быел да истә калдырырлык итеп оештыра. Ул инде 16-17 сентябрь көннәрендә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында яшьләрнең сәнгать коллективлары чыгышлары белән башланып китте. Бер үк вакытта 14 - 30 яшьлек фотосөючеләр катнашында «Объектив кешеләр» дигән фотовидеокросс эшләде. Җиңүчеләрне 17 сентябрьдә зур концертта игълан иттеләр. Шул ук көнне «Мир» кинотеатры балалар йортларында һәм гаиләләрдә тәрбияләнүче ятимнәрне кабул итте.
14-18 сентябрь көннәрендә «Регина» кунакханәсе базасында узган Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның «Без – бер ил, без – бер халык» дигән яшьләр форумы да шушы Халыкара көнгә багышланган иде. Быел әлеге форумга мәктәпләрдә җәмгыять белеме, тарих укытучы яшь укытучылар да бердәм кушылды. Әлеге дата Казанда дүртенче ел рәттән билгеләп үтелә.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Нет комментариев