21 май көнне күренекле татар опера җырчысы һәм артисты Галия Кайбицкаяның тууына – 111 ел тулды

Галия Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Җаек шәһәрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе Мотыйгулла Төхфәтуллин гаиләсендә туа. Гаиләнең бай традицияләре аның тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный. Галиянең әнисе Гыйззеназ ире Мотыйгулла хәлфә нигез салган мәдрәсәдә 30 елдан артык хатын-кызлар укыта. Ул татар дөньясында беренче булып хатын-кызлар хоры оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. Заманында күренекле җырчы – бертуган абыйсы Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең бу сәләтен күреп мактый, аңа шул юлны дәвам иттерергә киңәш итә. 1921 елда 15 яшьлек Галия Жаекта Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхбәтуллин тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый. 1923 елда ул Татар театр техникумына укырга керә. Шул ук вакытта татар драма театрында музыкаль спектакльләрдә уйный. Тирән белемгә омтылышы аны Көнчыгыш музыка техникумына китерә. Ул елларда татар театрының күренекле эшлеклеләре – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Мирхәйдәр Фәйзи, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская һ.б.лар белән аралашу Галия Кайбицкаяның иҗади үсешенә зур йогынты ясый. 1934 елда Г.Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, 1939 елда ул әле яңа гына ачылган Татар опера театрының әйдәп баручы җырчысына әверелә, татар опера сәнгате традицияләрен булдыруда армый-талмый һәм илһамланып эшләгән шәхесләрнең берсе була. 1940-50 елларда опера театры сәхнәсендә Г.Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне («Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «Наемщик»та Гөлйөзем, «Башмагым»да Сәрвәр, «Качкын»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара. Сирәк очрый торган табигый сәләте, тавышы белән Г.Кайбицкая башкару осталыгының югары биеклекләрен яулый, тыңлаучылар арасында киң таныла. Г.Кайбицкая 1993 елның 16 маенда вафат була.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: