Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

21-25 сентябрь көннәрендә кырым татарлары туган ягында сигезенче татар фольклор фестивале узачак

18 сентябрьдә Төмәннән Кырымга "Түгәрәк уен" Бөтенроссия конкурсы финалчылары делегациясе китте.

Фестивальдә «Шытыр-Шатыр» танылган балалар ансамбле, «Саз» фольклор-этнографик ансамбле һәм «Пышны» ир-атлар вокал-хореография ансамбле Төмән өлкәсе данын яклаячак. Алар барысы да агымдагы елның апрелендә "Түгәрәк уен" фестиваленең өлкә этабы лауреатлары. Шуңа күрә Төмән өлкәсе татарлары конгрессы аларны Бөтенроссия конкурсына җибәргән.

Артистлар кояшлы ярымутрауга себер-татар фольклорының иң яхшы номерларын әзерләгән. Ансамбльләр чыгышларында Себердә яшәүче татарларның традицияләре, гореф-гадәтләре чагылачак.

Быел "Түгәрәк уен" фестивалендә Россия Федерациясенең 19 төбәге катнаша. Фестивальнең тантаналы ачылышы Бакчасарайда узачак. Артистлар Бакчасарай шәһәре бистәләрендә һәм Симферопольдә берничә күчмә концерт бирәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев