Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2019 елның БДИ нәтиҗәләре куандырамы, елатамы?

БДИ 27 нче майдан 1 июльгә кадәр дәвам итте. Аны үткәрү буенча 83 пункт, ә 9 сыйныфлар өчен 141 пункт эшләде.

16 июль көнне ТРның Министрлар кабинетында 2019 ел чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе турында брифинг үткәрелде. Татарстанның премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов быелгы имтиханнарның нәтиҗәләре, үткәрү үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләде.

БДИ 27 нче майдан 1 июльгә кадәр дәвам итте. Аны үткәрү буенча 83 пункт, ә 9 сыйныфлар өчен 141 пункт эшләде. 2019 елда имтихан үткәрү пунктлары һәм Мәгълүматны эшкәртү региональ үзәгенең технологик һәм оештыру әзерлеге тулы күләмдә тәэмин ителде. 2019 елгы БДИда – 2018 дәге кебек үк, имтихан материалларын аудиториядә бастырып чыгару һәм имтиханнар үткәрү пункты штабында җаваплар бланкларын сканлау технологиясе кулланылды. Барысы да стационар металлорамкалар, онлайн режимда видеокүзәтү белән җиһазландырылды. Имтиханның дөрес барышын күзәтүдә вуз һәм колледжларның 558 студенты актив катнашкан. БДИ үткәрүенә уку порталында дистанцион белем алган 6348 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Быел 16330 чыгарылыш сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясен узган, ә БДИны 15976 укучы тапшырган. 2019 нчы елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары булып чыкты. Француз һәм кытай теле белән генә алга барыш күзәтелмәде. Өч ел дәвамында информатика һәм инглиз телен сайлап алган укучылар саны арта. 2018 елдан башка фәннәр буенча катнашучылар саны кимүе күзәтелә. Бу исә югары уку йортларына керү өчен кирәкле фәннәр генә сайлап алынуы турында сөйли. Татарстанда имтихан тапшыручыларның математика профиль (60,07%), физика (25,48%) һәм химия (16,0%) өлеше зур. Информатика, биология, чит телләр тапшырган өлеше гомумроссия күрсәткеченнән аз гына түбәнрәк. Россия буенча география (1,13%), рус әдәбияты (4,91%), җәмгыять белеме (38,7%), тарих (9,96%) тапшыручылар өлеше шактый түбән.

100 баллга бәяләнгән имтихан эшләре дә артты. Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда барлыгы 181 укучы имтихан эшләрен 100 баллга биргән. Бер фәннән – 170, икесеннән – 10 бала. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Рамиль Баһавиев – Татарстанда өч фәннән 100 балл җыйган бердәнбер кеше. Ул рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 гә, математиканы 99 га биргән. Шуны искәртеп әйтергә кирәк: 11 ел буе Рамиль татар телендә белем алган. Иң күп балл җыйган нәтиҗәләрне Казан мәктәпләре – 94, 25 – Чаллы, 10 – Яшел Үзән, 9 – Әлмәт һәм Бөгелмә районнары, 6 – Түбән Кама районы, 5 – Югары Ослан районы, 4 – Лениногорск районы, 3әр – Әгерҗе, Азнакай, Алабуга, Зәй, Чистай районнары, 2әр – Балтач, Мамадыш, Саба, Спас районнары, 1әр – Чүпрәле, Кама Тамагы, Нурлат, Тукай, Чирмешән районнары күрсәтте.

Апелляциягә бирүчеләр 2019 елда артты. Күп очракта сәбәбе техник яктан җитешсезлекләр, бланклар тутыруда чыккан хаталар булды. БДИ буенча каралган апелляция анализы, тулаем алганда, Республика предмет комиссиясе экспертлары тарафыннан эшләрне бәяләүнең объективлыгын раслый. Канәгать калган апеллянтлар арасында, нигездә, югары нәтиҗәләргә ирешкән бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар бар.

Кызганыч, 239 чыгарылыш сыйныф укучысы кирәкле баллны җыймыйча, имтиханны бирә алмады. Аларның барысына да 24 һәм 26 июньдә кирәкле фәнне яңадан тапшыруга рөхсәт бирелгән иде. Төп чорның резерв көннәрендә яңадан тапшыру нәтиҗәләре буенча 18 чыгарылыш сыйныф укучысы гомуми белем турында аттестат алмаячак: 1 кеше рус теле, профильле дәрәҗәдәге математика буенча 2, база дәрәҗәдәге математика буенча 15 чыгарылыш сыйныф укучысы. Шул рәвешле 2019 елда аттестат алмаганнар саны 2018 ел белән чагыштырганда ике ярым тапкырга кимеде. БДИ вакытында кагыйдәләрне бозу да күзәтелгән: сәгать 11:00 соң имтихан башлау һәм кесә телефоны, “шпаргалка” аркасында куып чыгару. Тугызынчы  сыйныфтан – 3, унбердән – 2 кеше имтихан үткәрү урыныннан китәргә мәҗбүр булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев