Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2019 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дәгъва итүчеләр исемлеге билгеле!

Кандидатлар арасында алты язучы.

Кандидатлар арасында алты язучы – Әмирханов Марат Әмирхан улы («Казан йорт» «Олуг Мөхәммәд» китаплары өчен), Галиуллин Тәлгат Нәби улы («Мөхәммәт Мәһдиев Йолдызлыгы» роман-эссесы; «Китек көзге» китабы, «Мы – потомки страны Тартария» әдәби-тәнкыйди басмасы өчен), Гаффаров Габдуләхәт Абдрахман улы (Әхәт Гаффар) («Олы юлның тузаны» романы,  «Дәрья башы» һәм «Әхәт Гаффар» китаплары өчен),Гыйльманов Галимҗан Хәмитьян улы («Тәкъдиргә юл» хикәяләр һәм новеллалар җыентыгы, «Ходай бүләге» повестьлар җыентыгы өчен), Хәсәнов Нурислам Габдулла улы  («Күрәчәк» һәм «Җан авазы» романнар һәм повестьлар китаплары өчен),Шәрифуллина Эльмира Мөхәммәт кызы ( «Тамды яшем», «Бала күңеле – ак кәгазь» китаплары өчен).

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Идарәсе тәкъдим иткән кандидатлар –  Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов.

Татарстан язучылар берлеге

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев