Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2018нче елда рус теленнән телдән бердәм дәүләт имтиханы гамәлгә керергә мөмкин

Россиянең өч төбәге рус теле буенча ике модельле имтиханда катнашты. Бу тәҗрибәне Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте үткәрде дип яза «Российская газета».

Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая рус теленнән телдән бердәм дәүләт имтиханы 2018 елда ук гамәлгә кертелергә мөмкин дип әйткән.

Бу сынауда Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы һәм Чечня Республикасының 30 гомуми белем бирү мәктәбеннән тугызынчы сыйныф укучылары катнашкан.

Ике модель кулланылган: беренчесе бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенең телдән имтихан бирү өлеше, әмма чит телләр буенча. Имтихан бирүчегә сорауларны компьютер, гарнитура һәм аудиокушымта куллануып бирү формасы турында сүз бара. Укучының җавапларын экспертлар тикшерә. Икенче модель сайланылган тема буенча имтихан комиссиясе әгъзалары белән фикерләшү һәм бәйсез эксперт тарафыннан сөйләм теле сыйфатын бәяләүдән гыйбарәт.

Тәҗрибә нәтиҗәләре әлегә бәян ителми, әмма Россия Иҗтимагый палата әгъзасы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роман Дощинский аралашу моделе яклы булуын билгеләп үткән, чөнки үзара аралашканда имтихан бирүченең шәхси үзенчәлекләре, шул исәптә физик халәте исәпкә алына.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев