Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2018 нче елда федераль Сабан туе узачак шәһәр билгеле

2018 нче елда XVIII федераль Сабан туе Санкт-Петербург шәһәрендә узачак. Ә Бөтенроссия авыл сабан туен уздыруга Свердловск һәм Сарытау өлкәләре дәгъва кыла. Бу хакта Түбән Новгород шәһәрендә федераль Сабан туе хөрмәтенә уздырылган ТР Президенты исеменнән кабул итү чарасыннан соң Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте. Ул конгрессның бюро утырышларында Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыру хокукын кайсы төбәккә бирү буенча уртак карар кабул ителәчәк диде. "Илкүләм Сабан туйларын үзләрендә үткәрергә теләк белдерүче төбәкләр бик күп. Ленинград өлкәсе губернаторы, Президентыбызга мөрәҗәгать итеп, 2018 нче елгы Сабан туен футбол буенча Дөнья чемпионатына туры китереп, үзләрендә үткәрергә теләк белдергән", - диде Марс Тукаев. Ул киләсе 2017 нче елда Бөтенроссия Сабан туеның Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында узачагын искәртте. Урта Әләзән - дөньядагы иң зур авыл. Анда 11 меңнән артык татар яши, 12 мәчетле, эшмәкәрлеге белән танылган, дини, милли яктан көчле булган авыл. 2017 нче елда федераль Сабан туе Әстерхан шәһәрендә узачак. Искәртеп узыйк, быел Бөтенроссия Сабан туе Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районында оештырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев