Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"2018 елны Ш.Мәрҗани елы итеп игълан итәбез" - Камил хәзрәт Сәмигуллин

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителде. Бу хакта кичә Казанның Галиев мәчетендә массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. Журналистлар белән очрашу чәй табыны янында узды. Мөфти каләм әһелләренә республикада ислам үсеше һәм мөфтиятнең татар рухи мирасын саклауга юнәлдерелгән башлангычларын һәм проектларын тормышка ашыру мәсьәләләре турында сөйләде. Күбрәк сүз татар теле мәсьәләләре хакында барды. “2018 елны Ш.Мәрҗани елы итеп игълан итәбез, – диде Камил Сәмигуллин. – Татар дин галименең 200 еллыгына төрле конференцияләр, дини чаралар оештырырга ниятлибез. Ш.Мәрҗани үз заманында татар теленә зур игътибар күрсәткән шәхес. Төрле очрашу, әңгәмәләрдә еш кына “мин рус түгел, миңа татарча гына сөйләгез”, дия торган булган. Русча язылган элмә такталарны күреп: "Нишләп татарчасы юк?” – дигән шелтәләрен дә җиткерә торган була. Дин галименең абруе Россия белән генә чикләнмәгән. Аның хезмәтләрен чит илләрдә дә өйрәнгәннәр”. Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами Очрашу барышында ана теле турындагы фикерләрен сөйләгәндә, мөфти чеченнарны да уңай яктан телгә алып узды. Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләренең татар телендә узуы, туган телне саклау максатыннан оештырылган һәм алдагы көннәрдә тормышка ашачак проектлар белән дә таныштырды. Белешмә өчен: Ш.Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган, уяну-яңарыш дәверенә – ренессанска юл ачкан титаник шәхес. Галимне фикер иясе, милли мәдәният, ислам дөньясында дан казанган шәхес, бөек реформатор, энциклопедист галим, олуг мәгърифәтче, дип бәялиләр. Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами Встреча, муфтия РТ Камиля Самигуллина с журналистами
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев