Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан

Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.

Татар-информ»). Узган ел Татарстанга килгән чит ил гражданнары саны, 2017 ел белән чагыштырганда 24,3 процентка артып, 345 мең 757 кешегә җиткән. 

Туристлар Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркиядән аеруча күп килә.

Үткән ел республикада барлыгы 3,4 миллион кеше кунак булган. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 9,6 процентка артыграк.

Туризм өлкәсендә, чиктәш тармакларны да исәпкә алып (туклану, транспорт, сәүдә), күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 28,3 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2017 елгы күрсәткечтән 37 процентка күбрәк. 

фото: landscrona.ru

 

Фото: Т.Волкова рәсеме

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев