Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2018 елда Салават Юлаев исемендәге премиягә дәгъва кылучы әсәрләр исемлеге билгеле булды

Башкортстанның 2018 елда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге премиясенә дәгъва кылучы әсәрләр исемлеге билгеле булды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Башкортстан Республикасы башлыгы карамагындагы комиссия мәгълүматы буенча, С.Әбүзәровның “Ғәмәл дәфтәре: шиғырҙар, поэмалар”, А.Абдуллинның “Һайланма әҫәрҙәр: пьесалар, повестар, публицистика, хаттар һәм сығыштар”, Г.Латыйповның “Риза булып яҙмышыма: шиғырҙар, поэмалар”, М.Җамалетдиновның “Һайланма әҫәрҙәр. 1 том: шиғырҙар, поэмалар”, Л.Исмәгыйлова, А.Петровның “Аркаим” балеты, Р.Гайзуллинның “Урал тавышы”, Р.Җиһановның “Салават. Симфония № 8”, Р.Арслановның “Салауат күпере” иҗади проекты хезмәтләре премиягә дәгъва кылырга лаек дип табылган. Комиссия оешмалардан, уку йортларыннан, иҗади җәмәгатьчелектән әлеге әсәрләргә карата фикер белдерүләрен сорый, диелә матбугат хәбәрендә.
Татар-информ
Фото: bashinform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев