Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017нче елның 1нче гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арта

Ата -аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә йөргән өчен  8 процентка күбрәк түләргә тиеш була.  Түләү суммасы артуы  мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары үсүенә, шул исәптән азык-төлек продукциясенә бәяләр артуына, балалар бакчаларының сабыйларны карауда-тәрбияләүдә катнашкан персоналының хезмәт хакы үсүенә бәйле. Бу хакта Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы хәбәр итә. Биредә шуны билгеләп үтик: балалар бакчасында баланы карап тору чыгымнарының күпчелеген (70 процент чамасы) дәүләт үз өстенә ала. Ата-аналар түли торган сумма учреждение төренә, эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисалга, бүген киң таралыш алган төрдәге балалар бакчасында (гомуми үстерелешле) 10,5 сәгать дәвамында 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар йөргән өчен ата-аналар 2770 сум түли. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан бәя 227 сумга арта һәм 2997 сум була. Ата-аналарга каралган ташламалар һәм компенсация түләү гамәлдә кала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев