Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017нче ел Казан федераль университетында Журналистика белеме елы итеп игълан ителде

Ректор Илшат Гафуров Казан (Идел буе) федераль университетында журналистика белеменә 55 ел тулу уңаеннан 2017 елны юбилей елы итеп игълан итәргә карар чыгарды, дип хәбәр итә КФУның матбугат үзәге.

Университетның ректораты, медиаүзәк вәкилләре, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе кафедралары мөдирләреннән торган оештыру комитетын Илшат Гафуров үзе җитәкли.

“Без Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә ачылган мөмкинлекләрне мөмкин кадәр файдаланырга тырышачакбыз. Беренче тапкыр Казан университетында тулы бер елның вакыйгалары журналистика белеменә багышланачак. Бу – журналистика белеме университетта һәм, гомумән, Россиядә камилләштерүгә ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Шул ук вакытта 2017 елны Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбен үстерү стратегиясе белән билгеләнгән максатларны тормышка ашырырга шартлар тудыра: яңа гына эшләнгән әлеге стратегия шушы якын көннәрдә КФУ ректоратына тәкъдим ителәчәк”, – дип белдерде Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский.

Мәгълүм булганча, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеге 1962 елда тарих-филология факультеты нигезендә оештырыла. 1990-1994 елларда мөстәкыйль факультет буларак эшли, аннан соң аңа социология һәм психология кафедралары кушыла. 2003 елда психология бүлеге аерым факультет булып аерылып чыга. 2007 елда факультет “Җәмәгатьчелек белән элемтә” бүлеге белән тулылана. 2016 елда Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенә үзгәртелә. Бүгенге көндә биредә 5 кафедра эшли: журналистика, татар журналистикасы, электрон гаммәви мәгълүмат чаралары теориясе һәм практикасы, җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли сәясәт белеме, телевидение эшчәнлеге. Югары мәктәптә барлыгы 900 кеше белем ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев