Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017нче елда Европа Сабан туе Литва башкаласы Вильнюста узачак

Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында 2016 нчы елда үткән Сабан туйларының нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.

Ул Европа күләмендә татар халкының милли бәйрәме ике елга бер оештырылуын искәртте. Киләсе елга ул өченче мәртәбә үткәрелә. Аның беренчесе Латвия мәркәзе Рига шәһәрендә, икенчесе Берлинда узган. 2017 нче елда Вильнюс шәһәрендә Сабан туеның 1 нче июльдә узуы планлаштырыла.

Марс Тукаев шулай ук киләсе елда 13 нче майда Әстерханда үтәчәк федераль Сабан туена һәм 15 нче июльдә Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында узачак Бөтенроссия Авыл Сабан туена әзерлек башлануын билгеләп узды. Федераль Сабан туена әзерлек мәсьәләләре буенча Әстерханда беренче җыелыш та үткән.

 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев