Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән басмалар бүләкләнгән

Басма продукцияне таратучылар ассоциациясе 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән басмаларны һәм Россия почтасының төбәк филиалларын бүләкләгән. Лидерлар исемлегенә Татарстан Республикасы да кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасында 1 мең кешегә 265 язылу туры килә. Шушы күрсәткече белән ул Башкортстан Республикасын, Алтай Республикасын, Чувашия Республикасын, Брянск өлкәсен, Тыва, Республикасын, Кострома өлкәсен узып киткән. Шулай ук лидерлар исемлегенә Курск өлкәсе, Төньяк Осетия (Алания) Республикасы һәм Чечен Республикасы да кергән. Яздыру кампаниясенең быелгы лидерлары тираж артуның формаль күрсәткечләре буенча түгел, ә төбәкнең һәрбер мең кешесенә язылу тиражларының күпме булуына карап билгеләнгән. 2016 елның икенче яртысына яздыру кампаниясе нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 2017 елның беренче яртысына язылу тиражларының гомуми күләме бераз кимегән. Ул 1,1 процент тәшкил иткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев