Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елның беренче яртыеллыгына язылучылар өчен "Татмедиа" яңа акцияләр оештыра

2017 елның беренче ярты еллыгына газета–журналларга язылу барышында, “Татмедиа” агентлыгы, гадәттәгечә төрле акцияләр уздыруын дәвам итә. Инде берничә ел үткәрелә торган акцияләргә быел яңалары да өстәлә.

Мисал өчен, бу атнаның шимбәсеннән, ягъни 12 ноябрьдән алып 17 декабрьгә кадәр, һәр атнаны “Языл һәм радиосәлам юлла” проекты эшли башлаячак. Акцияләрне уздыруда республиканың ике радиосы ярдәм итә. “Казан” агропаркында сәгать 9.00 дан 12.00 гә кадәр “Татар радиосы” эшләсә, “Кольцо” сәүдә үзәгендә сәгать 16.00 дән 19.00 гә кадәр “Бим Радио” аша сәлам юлларга мөмкин булачак. Билгеле инде, акциядә катнашучылар иң элек басмаларга язылырга тиеш була.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, “Әти-әниеңне яздыр! Якыннарыңны яздыр” акциясе хәзер “Язылу бүләк ит–2017” буларак дәвам иттереләчәк. Әлеге акцияне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков башлап җибәргән иде. Соңрак исә аңа республиканың министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре кушылды. Бүген “Язылу бүләк ит–2017” проектын Андрей Кузьмин һәм журналистлар белән очрашуда катнашкан “Почта России” федераль дәүләт оешмасы филиалы саналган “Татарстан почтасы” идарәсе җитәкчесе Регина Кузнецова башлап җибәрде. “Татмедиа” җитәкчесе язылуны ятимнәр йортына бүләк итсә, Ирина Кузнецова туганын яздырды. Сүз уңаеннан, “Татмедиа” бинасының беренче катында куелган чыршы да әлеге акциядә катнашучыларның символик бүләкләре белән бизәләчәк.

“Без бирегә танылган кешеләр, иҗат әһелләрен, депутатларны, битараф булмаган барлык кешеләрне чакырачакбыз. Бездә ятимнәр йортлары, мохтаҗ кешеләрнең барысының да исемлеге бар”, – диде Андрей Кузьмин. Әлеге чарада теләсә кем катнаша алуын да билгеләп үтте акционерлык оешмасы җитәкчесе.

“Әти-әниеңне яздыр! Якыннарыңны яздыр” акциясе районнарда аеруча да уңышлы үтте. Район башлыклары үзләренең якыннарын, күп балалы гаиләләрне яздыртты. Аларга башкалар да иярде”, – дип бәя бирде Андрей Кузьмин бу проектка.

Шулай ук киләсе ярты еллыкта “Язылучыга – телевизор” акциясе дә кабат уздырылачак. Анда “Татмедиа” чыгара торган 3 яки аннан да күбрәк басмаларга язылучылар катнаша ала. Бүләкләү тантанасы 2017 елның февраль аена билгеләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев