Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елның 15нче апрелендә Татарстан халыклары съезды узачак

Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. “Анда кемнәр чакырылачагы, аны ничек үткәреләчәге хакында гыйнварның беренче көннәрендә билгеле булачак. Кайбер субъектлар бүгенге шартларда үзләрендә яшәүче халыкларны җыярга батырчылык итми. Без исә үз халкыбызны җыеп, нәрсә белән шөгыльләнүебез хакында, киләчәкне ничек күрүебезне сөйләргә телибез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук Татарстанның төп байлыгы татулык, тынычлык булуын һәм съезда да шуңа басым ясалачагын билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев