Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елны Балтач имамнары үзәк мәчеткә җыелып, үзләренә яңа бурычлар билгеләүдән башлады

Дөресрәге, бурычлары елдагыча – халыкны исламга өндәү, динебезне тарату булса да, аларныӊ үтәлеше яӊа кабул ителгән кануннар таләпләреннән чыгып, төгәл һәм җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Җыелышны алып барган район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ чыгышында бу мәсьәләгә кат-кат тукталды, дип яза районның “Хезмәт” газетасы. Мәчетләрне рәсмиләштерү, җирләрен һәм биналарын теркәү буенча бурычлар билгеләнде. Районда ислам дине юнәлешендә 44 оешма теркәлгән, аларныӊ барлык кәгазьләре дә бар. Әмма шул ук вакытта җирләрне һәм биналарны рәсмиләштерү әлегә тәмамланмаган. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү йөзеннән, янгынга каршы сигнал системасы кую һәм биналарныӊ агач өлешләрен махсус состав белән эшкәртеп чыгу мәсьәләсе дә кискен тора. Хуҗалык мәсьәләләре турыдан-туры мәчет эшчәнлегенә кагыла, мәчетләребез якты, җылы булса, анда килүче кешегә дә уӊайлы, диде Җәлил хәзрәт. Бу өлкәдә барлык мәчетләрнеӊ диярлек ягулык һәм утка тотылган чыгымнарын күмәк хужалыклар, кайбер оешмалар түләп бара. Халык белән эшләгәндә авыл җирлекләре башлыклары белән аӊлашып, бергәләшеп эшләү - иӊ беренче таләп, дип искәртте хәзрәт. Авыл җирлекләренең эш органнары составына мәчетләрнеӊ мәхәллә җитәкчелеген кертү уӊайлы булыр иде, мәчетләрнеӊ рәсми кәгазьләрен эшләгәндә дә сезнеӊ ярдәмнән башка булмый, дип мөрәҗәгать итте ул районныӊ җыелышта катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына. Район прокуроры вазифаларын башкаручы Фәрит Шәрифуллин, соңгы вакытларда гамәлгә кергән кануннар буенча дини оешмалар эшчәнлегенә куелган таләпләр белән таныштырды. Сораулар туганда турыдан-туры район прокуратурасына мөрәҗәгать итү мөмкинлеген искәртте, диелә Балтач районы газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев