Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елдан Татарстанда "Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә" пилот проекты гамәлгә ашырыла башлый

Татарстанда

ТР Дәүләт Советының кече залында Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны социаль яклау өлкәсендәге законнарны тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Киңәшмә эшендә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, хакимиятнең республика, муниципалитет дәрәҗәсендәге вәкилләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова модератор вазифасында булды.

Татарстан халкы картая, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. “Өлкән яшьтәгеләр 2011 елда 831 мең булса, 2016 ел башына 920 меңгә җитте һәм өлкәннәр саны 21 проценттан 23 процентка артты. Чынлыкта, республиканың һәр 4 нче кешесе дигән сүз”, - дип белдерде ул.

Хәзерге заман медицинасы уңышлары һәм республикада йөрәк-кан тамырлары, онкология, башка төр хәтәр авыруларга каршы көрәштә планлаштырылган эшнең үз нәтиҗәләре бар. Гомер озынлыгы 71 яшьтән 73 чиген узды, диде ул. Шул ук вакытта ялгыз калган өлкән кешеләр саны арта бара. Һәм бу проблемага каршы гамәлен күрергә кирәк.

“Урбанизация күренеше эшкә яраклы кешеләрнең шәһәрләргә һәм сәнәгать үзәкләренә күченүенә китерде. Кешеләр авыллардан китә, анда әти-әниләре генә кала. Авыл пенсионерларының 13 проценты ялгыз яши. Балалары бар, әмма алар ерак. Хәзерге вакытта хакимият органнары, шулай ук социаль яклау, янгын сагы хезмәте һәм сәламәтлек саклау системасы кебек махсус хезмәтләр урыннарда вазгыятьне ачыклау өчен йорт саен йөреп чыгуы мөһим. Бу эш алып барыла, тик аны, кышка ялгыз карт кешеләр күз уңыннан төшеп калмасын өчен, көчәйтергә кирәк”, - диде ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Хәзер үк тә йорт саен йөрү бәрабәренә Татарстанның 307 пенсионерына туганнары белән социаль элемтәләр урнаштырылган. Якыннары аларны үзләренә алган. Гомер көзендә ялгыз калган 103 кешегә социаль хезмәтләрне өендә күрсәтү буенча документлар рәсмиләштерелгән, 8 пенсионер интернат-йортка урнаштырылган. Янәшәләрендә үзен-үзе кайгыртуы авыр булган ялгыз әби-бабайлар яшәвен белгәннәргә ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белү бик мөһим, дип саный министр. “Мәгълүмат өчен идеаль урын – ТКХ хезмәтләре өчен түләү квитанциясенең кире ягы. Моның идарәче компанияләрнең керем чыганакларының берсе булуын яхшы аңлыйм, әмма социаль мәсьәләләргә дә урын бирергә кирәк”, - дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова.

“Якыннары каравыннан мәхрүм олы кешеләрне гаиләләргә алу буенча яңа юнәлешне җәелдерергә кирәк. Без балалар белән шулай эшлибез. Татарларның, русларның мондый традициясе гасырлар буе килә. Хәзер бу ветераннарга да кагылырга тиеш. Якын туганнарына гына кагылмый бу, әгәр кеше синең нәселеңнән икән, ул ялгыз кала алмый һәм гаиләдән мәхрүм булырга тиеш тә түгел”, - дип фикер уртаклашты республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ә инде туган-тумачасы калмаганнарны чит, әмма ваемсыз булмаган гаилә үзенә алырга мөмкин. Һәм бабай яки әби якын туганга әйләнсен өчен барысын да эшләргә.

“2017 елдан Татарстанда “Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә”/”Приемная семья для пожилого человека” пилот проекты гамәлгә ашырыла башлый. Интернат-йортларга күченү янаган пенсионерларны үзләренә алырга риза булганнар белән эшлибез. Биредә үз-үзләрен өлешчә яки бөтенләй карый алмаган кешеләр турында сүз бара. Карт кешене карарга әзерлеген белдергән гаиләдәгеләрнең барысы да бу карар белән риза булуы мөһим”, - диде ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы.

“2017 елда тормышка ашырыла башлаячак бу программаның нәтиҗәсе уңай буласына ышанам, - диде парламент депутаты Ринат Гайзатуллин. – Безнең Буа районында 2006 елда андый тәҗрибә булды: балаларны гаиләләргә алып бетереп, балалар йорты ябылды. Биредә шуның кебек нәтиҗә булырга тиеш. Буа районында пенсионер турында кайгыртырга әзер булуын белдергән гаилә бар”, - дип сөйләдле ул.

“Өлкән кешене тәрбиягә алучы гаилә” проекты массакүләм булмаячак. Башта барысын да җентекләп өйрәнеп, өлкән буынны “уллыкка” алу механизмы ничек эшләвен аңларга кирәк була. Бүген киңәшмәдә катнашканнар шундый фикергә килеп, проект колачлы булыр, илнең башка төбәкләре дә шуңа тартылыр, дигән өмет баглады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев