Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елдан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен ташламалы кредит алу буенча яңа механизм гамәлгә керәчәк

2016 елның 29 декабрендә РФ Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев моңа бәйле рәвештә 1528 нче номерлы карарга кул куйган.Аның нигезендә, кредитларның еллык ставкалары 5 проценттан да артмаска тиеш. Әлеге карар буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә,шәхси эшмәкәрләргә кредитлар биреп, кредитлар буенча керемнәрне тиешенчә ала алмаган финанс оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бүлеп бирү кагыйдәләре расланган. Карарның 6 нчы пункты исә финанс оешмаларының 20 процент акчаларын кече хуҗалыкларга юнәлдерергә мәҗбүр итә. Бу норма Россия крестьян (фермерлык) хуҗалыклары ассоциациясе тәкъдиме белән кертелгән. Кредит бирүдә яңа механизм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен кредит алуны гадиләштерергә, кредитлар буенча хезмәт күрсәтү чыгымнарын киметергә, хуҗалыкларның модернизациясен тизләтергә ярдәм итәчәк. Быелдан алып, процент ставкалары буенча компенсация субсидияләре турыдан-туры банк-агентларга юлланачак. “Земляки” крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Владимир Аппаков фикеренчә, мондый түбән ставкалар белән кредит алу мөмкин түгел. “Мин үзем бу эш белән шөгыльләнгәнем бар инде, эшләп карадым. Ул кредитларны инвесторлар алып бетерә дә, фермерларга бер нәрсә дә калмый. Өстәвенә, күпме акча биреләчәге дә мәгълүм түгел. Төбәкләргә бүленә башлагач, бу сумма бик аз кала”, - диде Владимир Аппаков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанс бүлеге җитәкчесе Марсель Мәхмүтов фикеренчә, бу механизм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен бик җайлы. “Дөрестән дә, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр 5 процентлы ставкалы ташламалы кредитлар алу мөмкинлегенә ия булачак. Элек алар кредит алу өчен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгына документлар тапшырырга, кредит алганнан соң, процентларны түләп, шул хакта мәгълүматны министрлыкка җиткерергә, аннан соң гына субсидияләр алырга мәҗбүр иде. Хәзер исә алар турыдан-туры банкка мөрәҗәгать итү хокукына ия һәм аларга ташламалы кредит бирелә”, - диде Марсель Мәхмүтов. Аның сүзләренчә, финанс ярдәме федераль бюджеттан берничә эре банкка бүлеп биреләчәк. Аның гомуми суммасы әлегә билгеле түгел, диде белгеч.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев