Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елда Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын имзалады.

Документта "Татарстан Республикасында 2017 елга пенсионерның яшәү минимумын 8232 сум күләмендә билгеләргә" карар ителгән. Чагыштыру өчен: 2016 елның икенче кварталында республикада пенсионерның яшәү минимумы күләме 6656 сум тәшкил иткән. Шулай итеп, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан.

Закон рәсми төстә дөнья күргәннән соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев